Виктор Валавинны дары талаган һәм саклаган өчен генә хөкем иттеләр, ә менә аның әшнәсе Юрий Никитинны үтерүдә дә, талауда да гаепле дип таптылар. 2020 елның җәендә Чиләбе өлкәсе һәм Кыйгы районы кешеләре Иван Несмеянов йортына кереп, аны вәхшиләрчә үтерде һәм талады. Җинаятьчеләрне ике айдан соң таптылар.
Аларның җинаятьләре өчен гомерлек җәза тиеш булса да, Прокуратура җинаятьчеләрне 25әр елга иректән мәхрүм итүне сораган, аларның икесенең дә балалары бар. Суд Валавинны үтерүдә гаепләү буенча аклый, аны талау өчен ун елга катгый режимлы колониягә хөкем итә. Ә менә Никитин 23 елга катгый режимлы колониягә китә. Ул суд карарын шәрехләүдән баш тарткан, Валавин исә хөкем карарын гадел дип санаган.
Тикшерү барышында 40тан артык суд экспертизасы үткәрелгән, тикшерү 300гә якын кешене җинаятькә катнашлыгы барлыгын тикшергән. Хокук сакчылары Валавинның да үтерүгә катнашлыгы бар, дип саный. Тикшерү комитеты һәм республика Прокуратурасы хөкем карарына шикаять бирәчәк.
Валавин һәм Никитин урлаган 2 миллион 400 мең сумның 900 меңе генә табылган. Миллион сумнан артык акчаның кая булганлыгы әлегә кадәр билгесез.
фото: bash.news