+6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
25 февраль 2022, 08:15

Гашыйклар үлемендә гаеплеләр табылды

Бөре шәһәрендә яшь гашыйк парның фатирда газ белән агуланып үлүе өчен өч компания җитәкчеләрен хөкем итәчәкләр.

Гашыйклар үлемендә гаеплеләр табылды
Гашыйклар үлемендә гаеплеләр табылды
Башкортстан махсус ремонт-төзелеш идарәсенең шәһәр филиалының элекке директорын, «Газавтоматика» учредителен һәм Торак фонды белән идарә итү компаниясе директорын гаепләү буенча тикшерү төгәлләнде. Аларның барысына да тормыш һәм сәламәтлек иминлеге таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәткән өчен җинаять эше кузгатылган.

Исегезгә төшерәбез, сүз 2020 елның1 февралендә булган инцидент турында бара. Интернациональ урамдагы йорттагы фатирда 18 яшьлек студентның һәм 14 яшьлек кызның гәүдәләре табылган иде. Икенчесе комада була һәм бер тәүлек үткәннән соң дәваханәдә вафат була. Соңыннан аларның сөрем газы белән агулануы ачыклана.

Экспертиза төтен чыга торган һәм вентиляция каналларында тарту көче булмавын, шуның аркасында эшләүче казанлыктан табигый газ яну продуктлары туплануын билгеләгән.

фото: bash.news

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: