+3 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
1 март 2022, 10:45

Мошенниклар коткысына бирелмәгез!

Мошенниклар русиялеләргә шалтырата һәм, Украинадагы хәрби операциягә бәйле санкцияләр кертелү сәбәпле, аларның акча тупланмаларына куркыныч янау турында хәбәр итә башлады.

Мошенниклар коткысына бирелмәгез!
Мошенниклар коткысына бирелмәгез!

Бу хакта «Известия» хәбәр итә.

Җинаятьчеләр, шулай ук, Русияне SWIFT халыкара системасыннан өзгәннән соң, алар акчаны саклап калырга ярдәм итәчәк, дип белдерә, дип сөйләгән басмага «Заемщикларның хокуклары өчен» халык фронты проекты җитәкчесе Евгения Лазарева. Асылда, җинаятьчеләр гражданнарны ялган исәпләргә акча күчерергә ышандыра.

Евгения Лазарева барысына да тынычлык, уяулык һәм сәламәт акылны сакларга киңәш итә. Мондый провокацияләргә һич тә бирелергә ярамый - бу җитди югалтулар һәм зыян белән яный, дип билгеләп үтте эксперт.

Шул ук вакытта акчаларны санкцияләрдән саклау өчен телефон аша гына түгел, социаль челтәрләрдә дә «хәвефсез исәп»кә күчерергә тәкъдим итәләр.

Февраль азагында Украина һәм Донбасста хәл кискенләшү сәбәпле, Көнбатыш илләре Русия финанс секторына каршы киң колачлы санкцияләр кертте.

фото:  bashinform.ru

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: