+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
5 март 2022, 15:00

Ятимнәр өлешенә кул сузганнар

Илеш районында Башкортстан аграр-технология колледжының элекке директоры һәм биш хисапчы суд каршына бастылар.

Ятимнәр өлешенә кул сузганнарЯтимнәр өлешенә кул сузганнар
Ятимнәр өлешенә кул сузганнар
Аларны ятим балалар һәм аз керемле студентлар өчен билгеләнгән түләүләрне үзләштерүдә гаеплиләр.

Тикшерү барышында ачыкланганча, 2016 елдан 2020 елга кадәр хезмәткәрләр ялган түләү документларын әзерләгән. Кәгазьгә ятим балаларны һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдән булган студентларны туклану, стипендия, кием-салым белән тәэмин итү өчен түләү кирәклеге турында мәгълүмат кертелгән. Гомумән алганда, хезмәткәрләр карталарына 23,8 миллион сумнан артык акча күчерелгән. Акчаны алар шәхси ихтыяҗларына тотынган.

Шулай ук учреждение директоры, янәсе, студентлар өчен ит сатып алуга 180 мең сум акча алган, гәрчә продукт училищеның үз яярдәмче хуҗалыгыннан кайтарылса да. Директор 297 мең сум акчаны үзләштерү өчен капиталь ремонт буенча сметаны да үзгәрткән.

Гаепләнүчеләр үз гаепләрен өлешчә генә таныган. Алар 3,6 миллион сумны кире кайтарган. Гаепләнүчеләрнең милкенә арест салынган.

Фото:  bash.news
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас