

Хокук бозучыларның, Уфа һәм Стәрлетамак кешеләренең, икесенә карата да полиция хезмәткәрләре Русия Административ хокук бозулар турындагы кодексның 20.3.3 маддәсенең 2 өлеше буенча "Русия Федерациясе мәнфәгатьләрен һәм аның гражданнарын яклау, халыкара тынычлыкны һәм хәвефсезлекне саклау максатларында Русия Федерациясе Кораллы Көчләрен файдалануны дискредитацияләүгә юнәлтелгән ачык гамәлләр"гә карата беркетмә төзеде. Тупланган административ материаллар якын арада карау өчен судка тапшырылачак.
Исегезгә төшерәбез, әлеге маддә агымдагы елның 4 мартында Русия Федерациясенең Административ хокук бозулар турындагы кодексына кертелгән һәм гражданнар өчен максималь җәза чарасы буларак 100 000 сум күләмендә административ штраф салуны күздә тота.