Уфада яшәүче бер кеше үзенең баласы өчен Интернет аша балалар коляскасы сатып алырга булган һәм социаль челтәрләрдә сатучы тапкан.
Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, ир онлайн-сатучы исәбенә 24 900 сум акча күчергән, әмма шуннан соң тегесе ашыгыч рәвештә социаль челтәрдән “югалган”.
Аферисттан зыян күргән ир полициягә гариза язган. Әлеге очрак буенча “Мошенниклык” мәддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Интернет аша сату-алу эшләрен башкарганда, бик сак булыгыз. Иң яхшысы - акчаны товарны кулга алгач кына сатучы исәбенә күчерү.
Фото: malenkajastrana.com