14 март иртәсендә Стәрлетамакта полиция хезмәткәрләре Элеватор урамыннан «ВАЗ-2110» урлануы турында хәбәр алган.
Җиңел машинаны аның хуҗасының балигъ булмаган өч ахирәте урлап киткән.
Бу егет аннан алдагы кичтә 14 яшьлек кыз янына кунакка килгән, анда кызның 15 һәм 16 яшьлек дуслары да булган. Кич белән егет кунып калырга уйлый, ә иртәнгә машинасының юклыгын күреп ала.
Иртә белән кызлар чит машинада укырга барырга ниятләгән икән. Әмма билгеләнгән урынга кадәр барып җитә алмаганнар, агачка килеп бәрелгәннәр. ЮХХДИ хезмәткәрләре закон бозучыны Балигъ булмаганнарны тоту үзәгенә илткән. Полицейскийлар урлау турында җинаять эше кузгаткан.
Фото: bash.news