Машинаның шоферы да, пассажиры да бик нык исерек була - бәхеткә, түрәнең транспорт чарасы туктап тора һәм зыян күрүчеләр булмый. Шәһәр башлыгы социаль челтәрләрдә язганча, юл-транспорт һәлакәтендә гаепле кешеләр үзләре ни кылганын аңламаган да.
«Ни өчен мин сезгә бу хәл турында сөйләргә булдым? Ә бу очракта машина түгел, ә кешеләр зыян күрсә? Ә исерек шофер җәяүлеләр кичүендә контрольне югалтса? Яки ишегалларында, балалар йөргән җирдә? Машина йөртү хокукына ия булган һәр кеше, эчкәннән соң, җәяүлегә әверелүен төгәл аңларга тиеш. Җавапсызлык, үз гомереңә генә түгел, чит кешенекенә дә салкын караш шаккатыра. Исерек хәлдә хокук бозган шоферларга карата законнар, җәза чаралары катгыйлана, әмма статистика шулай да андый кешеләрнең руль артына утыруын күрсәтә», — ди Рөстәм Газизов.
Шулай ук ул халыкны проблеманы хәл итү юлларын тәкъдим итәргә чакырды.
"Юлларда мондый хәлләр булмасын өчен хакимият һәм җәмгыять нинди чаралар күрә ала? Бу гади фикерне кешеләргә ничек җиткерергә? Бу мәсьәлә буенча сезнең тәкъдимнәрегезне һәм фикерләрегезне ишетүемә шат булачакмын", - дип яза Стәрлетамак мэры.
Фото: bash.news