+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
19 март 2022, 16:05

140 мең сум акчасын кеше картасына күчергән

Бәлагә тарыган йөкле хатын судка мөрәҗәгать иткән.

140 мең сум акчасын кеше картасына күчергән140 мең сум акчасын кеше картасына күчергән
140 мең сум акчасын кеше картасына күчергән

Башкортстанда йөкле хатын ялгыш 141 000 сумнан артык акчасын башка кешенең картасына күчергән. Банк аша түләүне гамәлдән чыгара алмагач, ул судка мөрәҗәгать итә.


Суд утырышы барышында хатын 2021 елның 26 июлендә аның ире туристик фирма белән килешү төзүен аңлата, аңа шалтыратып, карта номерын әйтә һәм 141 696 сум акча күчерүен сорый. Берничә көннән соң турфирма вәкиле исәпкә акча килмәве турында хәбәр итә. Ачыклануынча, ул акча күчергән картаның номеры әлеге турфирмага карамаган булып чыга.


Зыян күрүче җавап бирүчедән аның файдасына 141 696 сум күләмендә акча, шулай ук 4 034 сум күләмендә дәүләт пошлинасы чыгымнарын түләттерүне сорый.


Бөре районара суды җавап бирүченең кинәт баюы нигезле булмавын таный һәм дәгъвачының таләпләрен тулы күләмдә канәгатьләндерә, дип хәбәр итәләр суд матбугат хезмәтендә.


Карар законлы көченә кермәгән.

 

Фото: panoramapro.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас