Ул илдә үлем җәзасын кире кайтару шартын атады.
«Аның сүзләренә караганда, Русиядә үлем җәзасын кире кайтару өчен чикләүләр юк, әмма барысы да агымдагы вәзгыятькә бәйле булачак — барысы да тыныч булса мораторий кала ала, яисә аны кирәк булганда яңадан караячаклар», - дип белдерде сәясәтче журналистларга.
Медведев бу мәсьәләнең бик катлаулы булуын әйтте. Ул искәртеп узганча, Европада күпмедер вакытта үлем җәзасын кулланудан баш тартканнар, тик мондый чара АКШ һәм Кытайда, шулай ук кайбер башка дәүләтләрдә аеруча авыр җинаятьләр өчен бар.
16 мартта Русия Федерация Советында үлем җәзасын тикшерүгә кайту планнарын кире кактылар.
Шулай ук элегрәк Дмитрий Медведев, Русиянең Европа Советында һәм ПАСЕда әгъзалыгын туктатып торуны, АКШ һәм Кытайда кулланыла торган үлем җәзасын тергезү өчен "яхшы мөмкинлек", дип белдерде.
фото: kurieronline.ru