КПРФтан Корылтай депутаты Дмитрий Чувилин «Марксист түгәрәге» буларак танылган террорчылык оешмасы җитәкчеләренең берсе булып чыккан. Хокук саклаучылар тоткарланган террорчылык оешмасының башлыклары торакларында граната, травматик корал, яндыргыч катнашма салынган савытлар һәм экстремистик әдәбият тапкан.
Башкортстан судларының берләштерелгән матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, Уфаның Совет районы суды тикшерүченең Дмитрий Чувилин, Павел Матисов, Ринат Буркеев, Алексей Дмитриев һәм Юрий Ефимовка карата чик кую чараларын сайлау турындагы үтенечләрен караган һәм барысын да 23 майга кадәр сак астына алган.
- Алдан тикшерү органнары Дмитриевка һәм Ефимовка - "Интернет" челтәрен кулланып, террорчылык эшчәнлеген гамәлгә ашыруга чакырулар кылуда, Матисовка террорчылык берлеге булдыруда гаеп белдергәннәр, - диелә хәбәрдә. - Калган гаеплеләргә карата террорчылык берләшмәсендә катнашу турында җинаять эшләре кузгатылган.
Фото: "УФСБ по РБ"