+14 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
30 март 2022, 09:33

Кеше баласын тәрәзәдән ыргыткан иде...

Бала тудыру йортында. Әнисенең күз алдында.

Кеше баласын тәрәзәдән ыргыткан иде...
Кеше баласын тәрәзәдән ыргыткан иде...

Стәрлетамак бала тудыру йорты тәрәзәсеннән яңа туган баланы ташлаган хатынны җинаять җаваплылыгыннан азат итәләр. Алинә Арсланова төрмә камерасы урынына психодиспансерда депрессиядән дәвалану курсын дәвам итәчәк.

Исегезгә төшерәбез, фаҗига узган елның 16 августында бала табу бүлегендә булган иде.

Стәрлетамакта яшәүче 29 яшьлек хатын-кыз гомум палатада ятканда күрше ятактагы хатынның яңа туган улын өченче кат тәрәзәсеннән аның күз алдында ташлый.

Һәлак булган малайның әти-әнисе бу хәлне бик авыр кичерә. Сабый гаиләдә өченче һәм көтеп алынган була.

Алар гаепләнүчене гафу итәргә көч тапканнарын белдерә...

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: