+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
30 март 2022, 17:56

Киявенә һөҗүм иткән

Кызын иреннән якламакчы булган.

Киявенә һөҗүм иткән
Киявенә һөҗүм иткән

Уфаның Киров районы суды "үтерү максаты белән һөҗүм итү" мәддәсе буенча гаепләнүче 42 яшьлек хатынга карата хөкем карары чыгарды. Аны гомум режимлы төзәтү колониясендә 4 елга ирегеннән мәхрүм итәргә хөкем иттеләр.

Судның матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, хатын, аның кызы, шулай ук кияве бергә исерткеч эчемлекләр эчкәннәр. Бу хәл җинаятьченең фатирында була. Бер арада хатынның кызы ире белән әрләшә башлый. Әни кеше кызын киявеннән якларга була.

Аек булмаган хатын өстәлдәге пычакны кулына ала да киявенең күкрәгенең сул ягына кадый. Ирне гомереннән мәхрүм итәр өчен шушы бер кадау да җитәргә тиеш була, әмма кияве исән кала. Аны арада Г. Г. Куватов исемендәге дәваханәгә китерәләр. Биредә аңа үз вакытында квалификацияле медицина ярдәме күрсәтелгән. Ир исән, әби колониядә...

Фото: novokuznetsk.su

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: