- Бүген Башкортстанда күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрын актуаль мәгълүматлар белән, шул исәптән күчемсез милек объектларының хокуклы иясе булмавы турындагы белешмәләр белән, тулыландыру буенча зур эш алып барыла. Безнең мәгълүматлар буенча, проектны тормышка ашыра башлаганнан соң 9 ай эчендә республикада хокуклы иясе булмаган объектлар саны 81,5 меңгә кимегән, шуларның 2,5 меңенә милекчеләр үз хокукларын үзләре теркәгән, - диде республика буенча "Росреестр" идарәсе җитәкчесе урынбасары Марат Мирзаянов.
"Росреестр"да аңлатуларынча, 2021 елның 29 июненнән урындагы үзидарә органнарына күчемсез милек объектларының хокукка ия булмаган хуҗалары турында мәгълүматларны ачыклау буенча вәкаләтләр бирелгән. Бу бурыч республика Хөкүмәте һәм төбәк "Росреестр"ы тарафыннан расланган «Юл картасы» белән беркетелгән. Төбәк территориясендә үткән елның июненә 570 мең күчемсез милек объекты хуҗалары турында мәгълүмат булмаган.
Хокуксыз күчемсез милек объектларын киметү буенча иң зур динамика күзәтелүче районнар һәм шәһәрләр исәбендә - Межгорье, Ишембай районы, Стәрлетамак, Авыргазы, Әбҗәлил районнары. Шул ук вакытта Уфа, Күмертау, Бәләбәй һәм Ишембай шәһәрләрендә муниципалитетлар тарафыннан милек реестрына ачыкланган хокук ияләре турында мәгълүматлар керту буенча иң яхшы күрсәткечләр күзәтелә.
Киңәшмә барышында җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры урынбасары Артур Аманбаев билгеләп үткәнчә, күчемсез милек реестрын тиешле мәгълүматлар белән тулыландыру гражданнар һәм юридик берәмлекләрнең хокукларын яклау, җир бәхәсләре очракларын киметү, дөрес салым салу һәм төбәктә файдаланылмый торган күчемсез милек объектларын әйләнешкә кертү өчен кирәк.
Шуңа күрә ул муниципалитетлар вәкилләренең игътибарын гражданнар һәм эшкуарлар арасында консультацияләр үткәрү, алар тарафыннан архив документларын, белешмәләрне алуда ярдәм күрсәтү, шулай ук күчемсез милек объектларына милек хокукын рәсмиләштерүнең максатка ярашлы булуы турында мәгълүмат кампаниясен оештыруның актуальлегенә юнәлтте.
Фото: pulse19.ru