Кырмыскалы районы кешесе мәгълүмати-телекоммуникацион челтәрләрдән файдаланып, зур күләмдә наркотик матдәләрне бер төркем кешеләр белән алдан сөйләшеп сатуга чыгарырга ниятләгән. Шул ук вакытта бу җинаять, аңа бәйле булмаган хәлләр сәбәпле, ахырына җиткерелми.
Суд утырышында ачыклануынча, Кырмыскалы районы кешесе һәм шәхесе ачыкланмаган тагын бер ир мәгълүмати-телекоммуникацион челтәрләрдән, шул исәптән Интернет челтәрен файдаланып, зур күләмдәге наркотик матдәләрне сатуга чыгарырга сөйләшә.
Аңа билгеләнгән роль буенча, хәбәрләр белән алмашу программасында яшерен урынның кайда булуы әйтелә, ул шунда бара һәм тасма белән уратылган төргәкне чыгара. Аның эчендә зур күләмдәге наркотик муляжын хәтерләткән полимер пакет була. Наркотик шушыдыр дип, аны кесәсенә сала һәм арытаба аны республика территориясендә мәгълүмати-телекоммуникацион челтәрләрдән файдаланып сату максаты белән үзендә саклый. Шул ук вакытта Кырмыскалы районында оператив-эзәрлекләү чаралары барышында ул Башкортстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре тарафыннан туктатыла. Тикшерү нәтиҗәсендә полиция хезмәткәрләре әлеге төргәкне табып ала.
Гаепләнүче әлеге җинаятьтә үзенең гаебен тулысынча таныды. Хөкем ителүченең гамәлләре Русия Федерациясе Җинаять кодексының 30нчы мәддәсе 3нче бүлеге, 228.1 мәддәсенең 5нче бүлегенә (бер килограммнан артык күләмдә наркотик чаралары сатарга җыену) ярашлы квалификацияләнде. Хәзер инде алдагы 5 ел гомерен ул каты режимдагы хокук төзәтү колониясендә үткәрәчәк.
Марсель Кодакаев,
Кырмыскалы районы прокуроры ярдәмчесе.
Фото: Pixabay.com