-2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
8 апрель 2022, 11:34

Юлга чыксаң, уйлап чык!

Республика юлларында исерек һәм наркоман водительләр йөри.31 март иртәсендә республикада коточкыч юл-транспорт һәлакәте булган: “Мерседес МЛ-350” автомобиле юл читендә туктап торган йөк фурасына килеп бәрелгән. Чит ил машинасы йөртүчесе шунда ук һәлак булган. “Мерседес МЛ-350” руле артында Кушнаренко районында яшәүче бер ир булган. Бу көнне ул өенә кунактан кайтып килгән.

Юлга чыксаң, уйлап чык!
Юлга чыксаң, уйлап чык!

“Мәрхүм Кушнаренко районының Бакай авылында яшәде. Бу көнне Балтачта кунакта булган. Спиртлы эчемлекләр эчәргә ярата иде шул, – ди бу хакта аның танышы. – Әлеге авариядә һәлак булган кешегә 48 яшь иде. Аның хатыны һәм улы калды. Шоферның әти-әнисе дә күптән вафат инде”.
Исегезгә төшерәбез, авария 31 март көнне иртәнге сәгать биштә Уфа – Яңавыл юлының 68нче километрында теркәлгән. Машина йөртүче шунда ук һәлак булган.
“Юл газабы – гүр газабы”, ди халык, аны үтүнең авырлыгына ишарә итеп. Анда аек акыл белән чыксаң да таманга туры килә. Әмма исереп рульгә утырган, хәтта наркотик кулланып та юлга чыккан кешеләр кимергә уйламый да әле.

Күптән түгел республикада дистәдән артык водительләр бер үк вакытта машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән – аларга хәтта юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозарга һәм автомобиль руле артына утырырга да туры килмәгән.

Эш шунда – прокуратура Туймазы районында водительләрнең документларын тикшергән. Нәтиҗәдә, шунда яшәүче 13 кешенең төрле категорияләрдәге машина йөртү хокукына ия булуы ачыкланган, гәрчә аларга... наркомания диагнозы куелса да. Русия законнары буенча мондый диагноз машина йөртү өчен “стоп-фактор” булып тора.
Бу диагноз башка машина йөртүчеләр һәм җәяүлеләр өчен куркыныч тудырганга күрә, прокуратура судка таныклыклар гамәлен туктату турында гариза белән мөрәҗәгать иткән.
Суд таләпләр белән килешкән – хәзер бу водительләр автомобиль руле артына утыра алмый инде.

Чынлыкта, транспорт чараларын спиртлы эчемлек яки наркотик матдә кулланып идарә иткән кешенең таныклыгын берничә елга гына түгел, гомерлеккә алырга кирәк иде. Юл-транспорт һәлакәте ясаса да, ясамаса да. Чөнки руль артындагы исерек кеше кайчандыр барыбер авария китереп чыгарачак.

...Уфадан ерак түгел бер районда исереп йөк машинасы руленә утырган егет үзенең газиз әнисен таптатып үтерә. Бичара ана улын бу хәлдә юлга чыгармас өчен машинага аркылы баса. Ә улы аны күрми һәм бәрдереп китә. Нәтиҗәдә, дүрт бала ятим кала. Аларның берсе – биш яшьлек кыз бала була.
Әнисе үлеме өчен улы төрмәдә утыра, билгеле. Аннан чыкканда ул инде тормышның иң ачы хәсрәтен күргән ир уртасы кеше була. Әлбәттә, үкенә. Тик башны ташка бәреп буламы соң?! Гомер буена шушы авыр йөкне күтәреп барырга туры килә аңа тормыш юлыннан.

Юлга чыксаң, уйлап чык – исән каласың киләме? Тәгәрмәчең астында беркем дә калмасмы? Ә иң мөһиме, аек бул!

Резида ВӘЛИТОВА.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: