+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
9 апрель 2022, 15:41

Карак, альпинист, каратист, артист...

Кичә башкаланың Сипайлово бистәсендә башка сыймаслык урлашу булган.

Карак, альпинист, каратист, артист...
Карак, альпинист, каратист, артист...

Карак

8 апрель кичендә берәү Сипайлово бистәсенең "Простор" сәүдә үзәгендәге спорт товарлары бутигына кергән. Кием алмаштыра торган чаршау артына качып, сатучыларның хезмәт көнен тәмамлап, чыгып китүен көтеп торган. Шуннан биредәге иң яхшы товарларны шунда ук сатуга куелган рюкзакларга, юл сумкаларына тутырган.

Альпинист

Спорт товарлары бутигы өченче катта урнашкан. Ишекләр бикле. Нишләргә? Альпинизм алымнарын кулланырга! Карак товар тулы рюкзак, сумкаларын урамга ыргыткан һәм үзе дә алар артыннан шул ук юл белән чыгарга булган.

Каратист

Спорт товарлары кибетендә кимоно билбаулары да бар, билгеле. Карак аларны өченче каттан җиргә кадәр сузылырдай озынлыкта бәйләгән һәм шуып төшеп киткән.

Артист

Шунда каракка "йолдызлы мизгел" елмайган - аны, чын артистларча, берничә камера төшереп торган. Күзәтү камералары, билгеле...

Фильм бетте, тамашачы китте...

Шикләнелүчене башкаланың 9нчы полиция бүлеге хезмәткәрләре тоткарлаган. Биредә ир Рубежная урамындагы сәүдә үзәгендә урнашкан ике электроника һәм көнкүреш техникасы кибетеннән урлауда шикләнелгән. Бер очракта җинаятьче компьютер "тычкан"ы урлый. Икенчесендә - алты каты диск.

Тоткарланучы гаебен таный. Урланган милекнең зур өлешен полиция хезмәткәрләре тартып алган. Хәзерге вакытта спорт товарларын урлаудан зыян күләме билгеләнә һәм җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: