+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
9 апрель 2022, 16:36

Колаксыз тоткын качкан

Аны бөтен республика буйлап эзлиләр.

Колаксыз тоткын качкан
Колаксыз тоткын качкан

Уфаның Шакша бистәсендә урнашкан 5 санлы колония-поселениедән хөкем ителгән кеше качкан. Учреждение хезмәткәрләре кичке тикшерү вакытында аның булмавын ачыклаган.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, качкан кеше быел февральдә «Кеше үтерү яки сәламәтлеккә авыр зыян китерү куркынычы» дигән 119 мәддә буенча тугыз айга ирегеннән мәхрүм ителгән. Аерым билгесе - 33 яшьлек ирнең сул колагы юк.

Кулга алынганчы ул Яңавыл районының Вәрәш авылында яшәгән. Моңа кадәр иректән мәхрүм итү урыннарында булмаган.

Колония-поселениеләрдә иректән мәхрүм итүгә хөкем ителүчеләр саксыз, ә учреждение хакимияте рөхсәте белән хәтта муниципаль берәмлек чикләрендә хәрәкәт итә алуын искә алганда, колаксыз тоткынның бу гамәле аңлашылмый.

Тугыз аеңны "утырган" булсаң да бит...

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: