+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
11 апрель 2022, 04:15

Качкын тотылган да бит...

Шакша бистәсендәге колония-поселениедән качкан Алексей Косиновны тотканнар. Хәзер ни була инде?

Качкын тотылган да бит...Качкын тотылган да бит...
Качкын тотылган да бит...

Бу хакта язган идек инде. Алексей Косиновның колаклары юк. Сеңлесе аңлатканча, бу - ул балачакта ук алган җәрәхәт.

— Ул кечкенә иде, эт белән уйнаганда, ул аның колагын тешләде, - ди ул.

Аның сүзләренә караганда, төрмәгә кадәр Алексей каравылчы булып эшләгән һәм бер хатын белән яшәгән.

— Алар сугыша иде, хатыныннан үзенә дә эләкте, тик ул аңа карата гариза язмаган, ә хатын язган, - дип сөйли тоткынның туганы.

Шул сәбәпле, Алексей кешегә үтерү белән янаганы өчен колониягә җибәрелгән. Аның белән зыян күрүченең уртак баласы бар.

- Кызлары бар, аңа 5 яшь. Ул аның белән аралашуын дәвам итәргә омтылды, шалтыратып торды, күрәсең, бала нидер әйткәндер, ул аны күререгә дип качып китәргә булган ,- ди Алексейның апасы.

Хәзер иргә җәза срогын катгыйландыру яный.

— Хөкем ителүченең мөмкин кадәр тизрәк иреккә чыгу теләге барлык очракларда да яңа төрмә срогы белән яный, качкан өчен мәддә 4 елга кадәр иректән мәхрүм итүне күздә тота, - дип билгеләп үттеләр Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтендә.

Ведомствода тоткыннарга аны эзләүгә һәм тоткарлауга киткән чыгымнарны да йөклиләр.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас