+14 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
11 апрель 2022, 14:25

Кунагының җанын кыйган

22 яшьлек кыз өйдәше белән кунаклар чакырган.

Кунагының җанын кыйган
Кунагының җанын кыйган
Татарстан Тикшерү комитеты хәбәр иткәнчә, Башкортстанда туган 22 яшьлек кызга карата җинаять эше тәмамланган. Кызны 32 яшьлек танышын үтерүдә гаеплиләр.

Былтыр 17 декабрьдә үзенең өйдәше белән Тансык урамында фатир "юарга" кунаклар чакыра. Анда табын коралар, алкоголь кулланалар. Эчеп утырганда ул сөеклесе белән әрләшә һәм аңа пычак белән кизәнә.

Ирне якларга маташкан кунакларның берсенә исә чынлап кадый. Анысы һәлакәт урынында үлә.

Кыз гаебен танымаган. Аның эше судка тапшырылган. Чәчәк кебек чагыңда төрмә шулпасын чөмерергә туры киләчәк инде аңа.

Фото: кп.ру


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: