Нәтиҗәдә, ике айлык сабыйның аягы имгәнгән, хатын-кыз тән җәрәхәтләре алган. Машина йөртүче һәлакәт урыныннан качкан.
Салаватта "мусоровоз" көпчәкләре астына самокатта йөргән 7 яшьлек бала эләгә. Малай махсус техника алдыннан юлга чыга. Шофер минималь тизлек белән хәрәкәт иткән һәм машинаны вакытында туктатып өлгергән. Мәктәп укучысы дәваханәгә урнаштырылган.
Соңгы өч айда автомобиль тәгәрмәчләре астында 15 кеше үлгән, 197се имгәнгән. Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне һәм җәяүлеләрне юлларда игътибарлы булырга чакыра.
Фотр: башньюс