+25 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
19 апрель 2022, 20:25

Бу хатынны күрүчеләр юкмы?

Башкортстанда өч баласына 1 миллион сумга якын бурычы булган ананы эзлиләр.

Бу хатынны күрүчеләр юкмы?
Бу хатынны күрүчеләр юкмы?

Башкортстан суд приставлары ана вазыйфаларыннан читләшүче Зөлкәрнәева Динә Вәлит кызын эзли.


Республикада яшәүче 27 яшьлек ханымга карата балигъ булмаган балаларына: ике кызы һәм улына акча түләтү турында эш кузгатылган. Өч баланы да әтисе тәрбияли, әниләре балаларга финанс яктан ярдәм итми.


„Балигъ булмаганнарның хокукларын тергезү өчен бурычлы кешегә карата законда каралганча мәҗбүри һәм тәэмин итү чаралары комплексы, шул исәптән барлык счетларына да түләтү буенча мөрәҗәгать, Русия чикләренә чыгу хокукын чикләү кулланыла", — дип хәбәр итәләр Башкортстан буенча УФССПның матбугат хезмәтендә.


Шул ук вакытта бурычлы хатын суд приставларына килүдән баш тарта, озак вакыт качып йөри һәм соңгы яшәү урынында табылмаган. Башкортстан буенча Русия УФССП башлангычы буенча аны эзләү игълан ителгән.
Якынча мәгълүматлар буенча, хатын Мәскәү территориясендә бер ирдә яшеренеп ята. Кайбер мәгълүматлар буенча, “TikTok”та видео төшерергә ярата. Бер видеода өч баласын ташлаган ана, тагын бала көткәнне күрсәтеп, корсагын төшерә. Хатынның үз балалары алдында бурычы якынча бер миллион сум тәшкил итә. Рәсми рәвештә ул беркайда да эшләми.


Бу гражданканың кайда булуын белүчеләр булса, яки аның турында нинди дә булса белешмәгә ия булучыларның барысын да Суд приставлары федераль хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсенә телефон аша хәбәр итүләрен сорыйлар: 8 (961) 357-46-56, 8 (347) 273-56-40.

Фото: УФССП по РБ

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: