+1 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
21 апрель 2022, 11:30

"Газпромбанк"ның элекке вице-премьеры коточкыч җинаять кылган

Владислав Аваев хатыны белән кызының гомерен кыйган, аннары үз-үзен юк иткән.

"Газпромбанк"ның элекке вице-премьеры коточкыч җинаять кылган
"Газпромбанк"ның элекке вице-премьеры коточкыч җинаять кылган
Мәскәүдә үз фатирында «Газпромбанк»ның элекке вице-президенты Владислав Аваевның, аның хатыны Еленаның һәм 13 яшьлек кызы Марияның мәетләре табылган. Тикшерүнең төп версиясе буенча, топ-менеджер гаиләсен һәм үзен үтергән.

Шау-шу куптарган инцидент буенча җинаять эше алып барыла инде. Владислав Евгеньевич хатыны белән киеренке мөнәсәбәтләрдә булган, ул аның шәхси шоферыннан бала көтүен белеп калган — хатын йөклелекнең бишенче аенда булган...

Бу пар инвалидлыгы булган кызларын тәрбияләгән, шушы мәсьәләдә Елена ирен судка да биргән булган, ләкин ниндидер сәбәпләр аркасында үз дәгъвасын кире алган. Бәлки ул чакта Аваев бәхәсле мәсьәләне тыныч юл белән хәл итә алгандыр.

Бу төнне Аваев хатыны белән кызы йоклаган вакытта коточкыч җинаять кылган. Барлык гаилә әгъзаларының гәүдәләрен «Газпромбанк»ның элекке вице-президентының өлкән варисы тапкан.

"Бу хәлнең шартлары ачыклана. Мәскәү Прокуратурасы әлеге факт буенча кузгатылган җинаять эшен тикшерү барышын контрольгә алды", - дип хәбәр итәләр башкала прокуратурасында.

Фото: кп.ру

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: