+18 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
21 апрель 2022, 13:10

Җилдән кергән - җилгә оча

Уфада яшәүче бер җитез егет тайгак юлга баскан һәм абынып егылган.

Җилдән кергән - җилгә оча
Җилдән кергән - җилгә оча

Уфада зур күләмдә ришвәт тапшырганда арадашчы булган 37 яшьлек кешегә гаепләү белдерелгән. Ул башкаладагы вузның ике студентын хәрби хезмәттән азат итүдә ярдәм итәргә булган, дип хәбәр итәләр Башкортстан Тикшерү комитетында.

Бирелгән мәгълүматларга караганда, җинаять эше фигурантына 2019 елда шундый үтенеч белән мөрәҗәгать иткәннәр. Ир армиягә чакырылучыларга, хәрби комиссариаттагы танышына ришвәт биреп, армиядән кичектереп торуда ярдәм итәргә тәкъдим итә. Ришвәт 170 һәм 175 мең сум тәшкил итә. Башкортстан Эчке эшләр министрлыгында студентларның дуртенче курста укуын билгеләп үттеләр.

Хәзерге вакытта аңа сак астына алу рәвешендә кисәтү чарасы сайланган. Ришвәт бирүчеләргә карата да җинаять эшләре кузгатылган.

BAZA мәгълүматларына караганда, сүз Фәрит Сәмигуллин турында бара. Ирне 15 апрельдә «Уфа-Арена» янында акча алган вакытта тоткарлыйлар. Хәзерге вакытта шикләнелүченең машинасы һаман биредәге парковка урынында.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: