+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
23 апрель 2022, 23:20

Исерек водитель — җинаятьче

Юллар – хәвеф зур булган урын. Юл кагыйдәләрен бозу һәлакәт куркынычын тагын да арттыра. Бигрәк тә руль артына спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә утыру аеруча аяныч тәмамланырга мөмкин. Кызганычка каршы, моны аңлап җиткермәгән водительләр әледән-әле очрап тора. Җитмәсә, моның өчен катгый җәза каралганын да яхшы беләләр, ләкин барыбер эчкән килеш руль артына утыралар.

Шулай, агымдагы елның тәүге өч аенда гына да Кырмыскалы районында 125 юл-транспорт һәлакәте теркәлде, шуның нәтиҗәсендә 13 кеше, шул исәптән, 18 яшькәчә – дүрт, 16 яшькәчә өч бала каза күрде. 226 транспорт чарасына зыян килде.
Шушы ук чорда эчкән килеш руль артына утырган водительләр катнашлыгында 3 юл-транспорт һәлакәте булды, анда бер кеше каза күрде. Эчкән килеш тотылган 18 водитель үз җәзасын алды. Кызганычка каршы, бер тапкыр җаваплылыкка тарттырылгач та, акылга утырмаган кешеләр очрап тора: дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре бу чорда шундый өч водительне тоткарлады. Нәтиҗәдә, алар Русия Федерациясе Җинаять кодексының 264нче статьясы буенча җинаять җаваплылыгына тарттырылачак.
Күпләр балаларны йөрткәндә хәвефсезлек чараларын күрми. Өч ай эчендә әлеге кагыйдәләрне бозган 23 водительгә штраф салынды.
ЮХХДИнең Кырмыскалы районы буенча бүлеге хезмәткәрләре даими рәвештә рейдлар оештырып, профилактик чаралар үткәреп тора. Юл хәрәкәтендә катнашучыларның һәрберсе игътибарлы булырга һәм зур җаваплылык тоярга тиеш. Руль артына утыру белән каядыр ашыгабыз, ә алда безне ни көтә? Шул хакта да уйланырга кирәк. Үзегезне һәм башкаларның гомерен куркыныч астына куймагыз!

Азат Мөлеков,
ЮХХДИнең Кырмыскалы районы бүлеге инспекторы.

 

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: