Авария Стәрлетамакта 22 апрель көнне теркәлгән. Иртән Тынычлык урамында 36 яшьлек троллейбус йөртүче җәяүлене күрмәгән һәм бәрдергән. Нәтиҗәдә, 85 яшьлек хатынны җитди җәрәхәтләр белән шәһәр дәваханәсенә озатканнар.
Республика Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, өлкән пациент, табиблар ярдәменә карамастан, медицина оешмасында үлгән.
"Машина йөртүче сүзләренә караганда, җәяүле троллейбус юлы буйлап барган булган. Бу факт буенча тикшерү башланды", - дип белдерделәр хокук сакчылары.
Фото: "Башинформ" агентлыгы