+26 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
24 апрель 2022, 19:57

Анадан тума күршегә закон бармы?

Дүрт яшьлек кыз алдында ыштансыз йөргән ирне кем тыяр?

Анадан тума күршегә закон бармы?
Анадан тума күршегә закон бармы?

Черниковкадагы коммуналь фатирда яшәүче ике бала анасы Гөлсинә Арсланова чаң суга. Аның күршесе өйдә шәрә йөри, ә аның хатыны аларга таяк белән ташлана. Участок өчен җаваплы полиция хезмәткәре монда бернинди начарлык та күрми.

Нудистны иң беренче булып 4 яшьлек Әйшә күреп ала, ул бу хакта әнисенә әйтә. Гөлсинә күршесенә кисәтү ясый. "Вся Уфа" телеканалы сюжетында күренгәнчә, ир аңа: "Ничек телим, шулай йөрим!" - дип кенә җикерә.

17 һәм 4 яшьлек ике кыз әнисе булган Гөлсинәнең башка яшәр урыны юк. Күршеләре аны биредән шул рәвешле куып чыгарырга уйлый, күрәсең. Ыштансыз ирнең исерек хатыны коридордагы күзәтү камерасын таягы белән төртеп төшерергә маташа, бу эше барып чыкмагач, аңа карап әшәке сүзләр кычкыра.

Сюжеттан күренүенчә, Гөлсинә чакырткан участковый таяклы ханым белән бик җылы сөйләшә, хәерле көннәр теләп чыгып китә.

Хәзер Гөлсинә адвокатларга мөрәҗәгать иткән.

Уртак кухнядагы кайнап торган чәйнүкнең нудист тәңгәлендә ялгыш кына чайпалып китүе дә бар бит...

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: