-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
24 апрель 2022, 09:33

Үги кызын... Ике ел буена!

Ике ел буена ул аңа тынгылык бирмәгән. "Төрмә чыпчыгы"н баласы янына алып кайткан ана кая караган?!

Үги кызын... Ике ел буена!
Үги кызын... Ике ел буена!

Башкортстан буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәтендә балигъ булмаган кыз һәм аның үги әтисе белән булган хәлне шәрехләделәр.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Уфада 37 яшьлек ир ике ел дәвамында балигъ булмаган үги кызына бәйләнгән. Аның сүзләренчә, полициягә 14 яшьлек кызның әнисе мөрәҗәгать иткән - хатын иренең гамәлләре турында быел апрельдә генә белгән. Мәктәп укучысы сүзләренә караганда, бу адәм актыгы йокларга яткач, аны интим урыннарыннан тоткалаган. Ир, хатынның гариза язуын белгәч, качкан. Билгеле булганча, җинаятьче элек берничә тапкыр хөкем ителгән булган.

Ирне табып тоткарлаганнар. Аңа гаеп белдерелгән инде.

"Башкортстан буенча Русия тикшерү идарәсенең Киров районы буенча бүлеге тарафыннан бу фактка карата җинаять эше кузгатылды. Шикләнелүче кулга алынды, аның белән беренчел тикшерү эшләре үткәрелде һәм гаеп белдерелде, аңа сак астына алу рәвешендә чик кую чараларын сайлау мәсьәләсе хәл ителә», — дип хәбәр иттеләр Башкортстан буенча Тикшерү комитетының матбугат хезмәтендә.

Берничә (!) тапкыр хөкем ителгән бәндәне чәчәккә бөреләнгән генә яшьтәге кызы янына алып кайткан хатынга карата да үткәрергә иде дә бит ул "беренчел тикшерү эшләре"н!..

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: