+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
26 апрель 2022, 11:29

Тагын берәү адәм талап баемакчы булган

Республиканың полиция хезмәткәрләре сафы янә бер кешегә сирәгәйде. Монысы карак булган.

Тагын берәү адәм талап баемакчы булган
Тагын берәү адәм талап баемакчы булган

Учалыда элекке ЮХХДИ начальнигы вазыйфасын вакытлыча башкаручы реаль срокка ирегеннән мәхрүм ителгән, дип хәбәр итәләр Башкортстан буенча Тикшерү комитетыннан.

38 яшьлек полиция чиновнигы Русия Җинаять кодексының кайбер мәддәләре буенча гаепле дип табылган: ришвәт алуда, вак ришвәт алуда, караклыкта, хезмәт вазыйфасыннан усал нияттә файдалануда, сугыш кирәк-яракларын законсыз саклауда.

Тикшерү барышында ачыкланганча, хөкем ителүче 2020 елда биредә яшәүче кешедән аны административ җаваплылыкка тарттырмас өчен 30 мең сум күләмендә ришвәт алган.

Тагын ике вак ришвәт - 5 мең һәм 2 мең сум күләмендә, хөкем ителүче ике кешене штрафка тарттырган өчен (берсе праван мәхрүм ителгән булып та машинада йөргән, икенчесе аны машина йөртү хокукы булмаган иптәшенә биргән).

Шулай ук ЮХХДИ бүлегенең элекке башлыгының улы юл-транспорт һәлакәте булган автомобиль хуҗасын да "коткара", ул ике шәхси йорт коймасына җимереп, авария урыныннан качып киткән була. Ул аңа китерелгән зыянны каплау хисабына 15 мең сум күчерергә тәкъдим иткән, янәсе, бу аның улына карата административ эзәрлекләүне туктатырга мөмкинлек бирәчәк. Чынлыкта, алынган акчаларны ул үзләштерә һәм беркетмә төземи.

Бу фактлар Башкортстан буенча Федераль иминлек хезмәте үткәргән оператив-эзләнү чаралары барышында ачыкланган. Тентү барышында хөкем ителүченең яшәү урынында законсыз рәвештә саклаган ау мылтыгы патроннары табылган.

Учалы автоинспекциясенең элекке җитәкчесе үз гаебен өлешчә таныган. Хезмәт тикшерүе үткәргәннән соң, ул эчке эшләр органнарыннан эштән чыгарылган.

Суд аны катгый режимлы холык төзәтү колониясендә җәза үтәтү белән 4,5 елга ирегеннән мәхрүм иткән, шулай ук 2,5 ел дәвамында дәүләт хезмәтендә һәм урындагы үзидарә органнарында оештыру-боеру һәм административ-хуҗалык вәкаләтләрен гамәлгә ашыру белән бәйле вазыйфаларны биләүне тыйган. Хөкем карары законлы көченә кермәгән.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: