+14 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
29 апрель 2022, 10:15

Мопед автомобильгә юл бирмәгән

Яз җитү белән бу төр транспортны иярләүчеләр катнашлыгында аварияләр саны арта.

Мопед автомобильгә юл бирмәгән
Мопед автомобильгә юл бирмәгән
Шушы көннәрдә Кырмыскалы районының Прибельский авылында балигъ булмаган балалар катнашлыгында юл-транспорт һәлакәте теркәлде.

2007 елгы ике яшүсмер авыл урамнары буйлап мопедта йөреп керергә була. Әмма игътибарсызлык, тәҗрибә булмау һәм, әлбәттә, “хокуксыз” йөрү үз эшен эшли. Юл чатларының берсендә алар “ВАЗ-2110” автомобиленә юл бирми. Нәтиҗәдә, ике як та бәрелештән качып котыла алмый. Ике яшүсмер дә, төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алып, республиканың балалар клиник дәваханәсенә озатылган. Аларның гомеренә хәзер, Аллаһка шөкер, берни дә янамый.
Дәүләт автоинспекциясе ата-аналарны мопед һәм скутер йөртүче балигъ булмаган балаларның хәвефсезлегенә аеруча зур игътибар бирергә чакыра. Сүз уңаеннан, үз баласына мондый транспорт чарасы сатып алучы ата-аналарның нәрсә уйлап эш итүе аңлашылмый. Балалар үзләре мондый транспорт чараларының никадәр хәвефле булуын бәяли алмый. Әмма моның өчен аларның ата-аналары бар. Кызганычка каршы, моны алар да аңлап җиткерми, күрәсең. Еш кына күпсанлы аварияләр булуы, балаларының юл хәрәкәте кагыйдәләрен белмәве, психологик яктап әзер булмавы да өлкәннәрне туктатмый. Алар үзләре дә төп кагыйдәләрне читләп уза һәм балаларына кыйммәтле транспорт чаралары сатып алып бирә. Һәм еш кына балаларның скутер, мопедларда “җилдерүе” бәхетсезлек белән тәмамлана.
ЮХХДИнең Кырмыскалы районы буенча бүлекчәсендә белдерүләренчә, бу очракта да юл һәлакәтенә эләккән малайларның ата-аналары административ җаваплылыкка тарттырылачак, ә авария сәбәпчеләренә карата җинаять эше кузгату турында мәсьәлә каралачак.

Эльвира Ямалетдинова.
Кырмыскалы районы.


Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: