+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
29 апрель 2022, 10:38

"Улюкаев, с вещами на выход!"

Русиянең элекке икътисад министры Алексей Улюкаев 2 миллион доллар акча чәлдерергән. Алты ел элек купкан бу давылның җилләре Башкортстанга да килеп җиткән иде.

"Улюкаев, с вещами на выход!"
"Улюкаев, с вещами на выход!"

27 апрельдә Тверьда суд Икътисад министрлыгының элекке башлыгы Алексей Улюкаевны шартлы рәвештә вакытыннан алда азат итүне канәгатьләндерде, дип хәбәр итә «Интерфакс». Элекке министр 2017 елның декабрендә аеруча зур күләмдә ришвәт алган өчен сигез елга катгый режимлы колониягә хөкем ителгән (РФ Җинаятьләр кодексының 290 мәддәсенең 6 өлеше).

«Интерфакс» әңгәмәдәше сүзләренә караганда, прокуратура һәм колония хакимияте хөкем ителүченең иреккә чыгуына каршы килмәгән һәм «аның яхшы тәртибен билгеләп үткәннәр». Суд карары үз көченә кергәч, Улюкаев колониядән чыга ала. Ул май урталарына иректә булырга мөмкин, дип фаразлыйлар.

Алексей Улюкаевны 2016 елның ноябрендә тоткарлыйлар. Суд раслаганча, ул чактагы министр «Башнефть» компаниясе акцияләрен «Роснефть» тарафыннан сатып алуга бәйле килешү буенча уңай бәяләмә өчен 2 миллион доллар күләмендә ришвәт сораган. Дәүләт гаепләве хөкем ителүчегә 10 ел катгый режимлы колония таләп иткән.

Азат ителгәннән соң, аңа дәүләт хезмәтендә "оештыру-боеру һәм административ функцияләрне" гамәлгә ашыру белән бәйле вазыйфаларны биләү тыелачак. Шулай ук суд гаепләнүчегә 130,4 миллион сум күләмендә штраф билгеләгән, элекке министр үзе гаебен танымый.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: