+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
16 Май 2022, 19:30

"Лада" "КамАЗ"га килеп бәрелгән...

Дүртөйле - Борай автоюлында өч яшь кеше һәлак булган.

"Лада" "КамАЗ"га килеп бәрелгән...
"Лада" "КамАЗ"га килеп бәрелгән...

Ярми авылы янында 20 яшьлек «ЛАДА Гранта» шоферы идарәне югалта һәм каршы як полосага килеп чыга, анда ул «КамАЗ» йөк автомобиле белән бәрелешә.

Йөк машинасы руле артында Түбән Новгород өлкәсендә яшәүче 48 яшьлек кеше булган - ул зыян күрмәгән.

"Авария нәтиҗәсендә җиңел автомобиль йөртүче һәм аның пассажирлары - 19 яшьлек ике егет - фаҗига урынында һәлак булдылар. «Лада» шоферының таныклыгы булмавы билгеле", – дип хәбәр иттеләр Башкортстан буенча ЮХХДИ матбугат хезмәтендә.

«Ул минем каршыга чыкты. Мин аны бәрелешкә кадәр 300 метр ераклыктан күрдем. Тормозга бастым. Тормоз юлын карый аласыз. Мин сәгатенә 40-50 чакрым тизлек белән бардым», - дигән 48 яшьлек йөк машинасы йөртүчесе.

Фото: "БР буенча ЮХХДИ"

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: