Полиция хезмәткәрләре Туймазы шәһәрендә яшәүче 27 яшьлек кешенең эшчәнлегенә чик куйган. Ир Октябрьский шәһәрендә наркотиклар сатуда шикләнелә. Аның акчага мохтаҗ булуы ачыклана, акча эшләү юлын Интернет аша эзләгән булган.
Мессенджерларның берсендә ул шикле эш башкарырга теләп, гариза биргән һәм бераздан аңа эш буенча инструкция килгән. Ир Октябрьский шәһәренә таксида бара, анда яшерен урыннан наркотик алып өенә кайта.
Ирне Октябрьский шәһәре кибетенә барганда тоткарлыйлар. Аңарда 43 грамм марихуана табыла. Хәзер ир-егеткә 20 елга кадәр төрмә яный.
Шулай ук, беренчел мәгълүматлар буенча, ир-егетнең моңа кадәр дә наркотик сату белән шөгыльләнүе ачыкланган.
Фото: bash.news сайтыннан.