2008 елда Салаватта полицейскийлар бер кешегә карата мошенниклык турында җинаять эше кузгаткан. 42 яшьлек эшкуар базарда яшелчә һәм җиләк-җимеш белән сәүдә итә һәм таныш сатучылардан расписка буенча акча ала. Башта ул бурычларын кайтарган, аларның ышанычын яулаган. Тик зур суммада акча җыеп, ир бөтен мөлкәтен сата һәм кача.
Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, зыян күрүчеләр 500 мең сумга якын акчадан колак каккан һәм мошенникны эзләүгә игълан иткән.
Узган атнада җинаятьчене илнең төньяк башкаласында тоткарлаганнар, ул анда башка исем астында яшәгән. Хәзер эш фигуранты өй арестында, ә тәртип сакчылары аны Башкортстанда һәм ил төбәкләрендә башка җинаятьләргә катнашы барлыгын тикшерә.
Фото: башинформ