+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Хокук
5 июнь 2022, 06:45

Гата Камский: “Шахматтан өстенрәк кыйммәтләр бар”

Ни сәбәпле танылган шахматчы “Кызыл таң” кунагы була алмады?

Гата Камский: “Шахматтан өстенрәк кыйммәтләр бар”Гата Камский: “Шахматтан өстенрәк кыйммәтләр бар”
Гата Камский: “Шахматтан өстенрәк кыйммәтләр бар”
Һәр журналистның да “иҗат сандыгы” була торгандыр. Минеке, мәсәлән, ул ике өлештән тора. Төрле сәбәпләр белән язылмый калганнары “куен дәфтәре”ндә туплана. “Сандыгым”ның икенче өлешендә — фотолар. Еш кына шулар арасыннан кайберләрен юксынып, фотода бергә төшеп, инде мәрхүм булганнарын сагынып карыйм.
Шуларның берсе турында җентекләбрәк язарга телим. Ул — 1980 еллар ахырында, булачак Совет һәм АКШның данлыклы шахматчысы, дөньяның иң яхшы егерме шахматчысы исемлегенә кергән, 2007 елда дөнья кубогы җиңүчесе Гата Камскийның (чын исем-шәрифе — Гатаулла Рөстәм улы Сабиров) Казанда Татарстан Язучылар берлегендә язучылар, җәмәгать эшлеклеләре белән очрашудан соң төшкән фото.

Казанда университетта укыганда якташым, бүген билгеле язучы һәм җәмә­гать эшлеклесе Галимҗан Гыйльмановка ияреп, еш кына Бауман урамында урнашкан Матбугат йортына бара идем. Ә берсендә Галимҗан Хә­мит­җан улы мине яшь шахматчы Гата Камский белән очрашуга алып китте.
“Кызыл таң” гәзитендә эшләгән чагым. Бәлки, форсат туса, интервью да алырмын дигән теләк белән барырга булдым. Гата Камскийның даны ул чагында ук дөнья буйлап шаулый иде инде. Титуллы шахматчыны “тереләй” күрәсе килүемне дә яшермим.
Залда халыкның шактый күп булуы хәтердә калган. Стена буйлап сузылган озын өстәлләрдә шахмат такталары куел­ган. Чараның оештыручысы Язучылар берлеге булган өчендерме, Гата белән көч сынашу өчен чиратка язучылар гына басты. Уен күпме дәвам иткәндер, хә­тердә түгел, ә менә Казан шахматчы-ла­рының берсе дә яшь уенчыны җиңә алмавы онытылмаган.
Очрашуда, нигездә, Гатаның әтисе Рөстәм абый гына сөйләде. Яшь шахматчы кайбер сорауларга баш кагып кына, ә кайберләренә кыска гына сөйләм белән җавап бирде. Ә очрашу тәмам­ланып, әлеге фотога төшкәннән соң, алардан “Кызыл таң” өчен интервью алу турында килешкән дә идек. Әмма ул көнне Камскийларның вакытлары бик кысык булу сәбәпле, очраша алмадык. Ул заманда кесә телефоны булса, бәлки, күрешә дә алган булыр идек. Шулай өзелде аралар.
Бу очрашуга 30 елдан артык вакыт үтте. Гата Камский тормышында да зур үзгәрешләр булды. Мин аңа бәйле яңа­лыклар белән кызыксынып торуымны туктатмадым. Төрле дәрәҗәдәге рәсми чыганакларга таянып, гәзит укучылар игътибарына тәкъдим иткән фотоны татарның күренекле вәкиле Гата Кам-
с­кийның соңгы еллардагы тормышы, спорттагы казанышлары белән тулыландырып, таныштыру теләге туды.
Булачак шахматчы 1974 елда Кемерово өлкәсенең Новокузнецк шәһәрендә татар гаиләсендә дөньяга килә. Гатауллага 8 яшь булганда аның әти-әнисе аерылыша һәм ул әтисе тәрбиясендә генә үсә.
Бераздан Сабировлар Казанга күченеп килә. Әйткәндәй, Гата — Казанда беренче драма театрына нигез салучы һәм “Камский” псевдонимы белән чыгыш ясаган Гата Сабировның оныгы. Әтисе Рөстәм барлык көчен һәм тырышлыгын улына күпьяклы тәрбия бирүгә багышлый. Ике яше тулганда кечкенә Гатаулла укырга өйрәнә, дүрт яшендә виртуоз рәвештә фортепианода уйный, ә җиде яшендә үзен оста шахматчы буларак күрсәтә. Беренче сыйныфта укыганда инде сыйныфташларын гына түгел, әтисен һәм үзе шөгыльләнгән Пионерлар сараендагы тәҗрибәле шахматчыларны да җиңел генә җиңә башлый.
Бәләкәй спортчыга Казан даирәсе генә тар кебек күренә. Һәрхәлдә, әтисе шулай уйлый һәм алар Ленинградка күченә. Шахматчылар мәктәбенә йөри башлый. Биредә аны уен серләренә өйрәтүче легендар шәхес Владимир Зак була. Әйткәндәй, исеме дөньяга билгеле шахматчы Борис Спасский да аңарда тәрбияләнә.
Ленинградта Гатаның уңышлары көтелгәннән дә зуррак була. Шәһәрнең “Спартак” үсмерләр берлегендә җиңү яулый. Ир-егетләр чемпионатында легендар Марк Таймановны җиңеп, сенсацион дан яулый һәм 12 яшендә үсмер­ләр арасында СССР чемпионы титулына ия була.
Илнең матбугат басмалары “Гарри Каспаровтан соң мондый талант ияләре булганы юк иде”, дип язып чыга. Тиздән СССРның Шахмат федерациясе яшь шахматчы һәм аңардан шактый өлкәнрәк һәм үсмерләр арасында күпсанлы беренчелек хуҗасы булган Алексей Широв арасында ярыш үткәрергә карар итә. Һәм Гата Камский әлеге бәйгедә ышанычлы җиңү яулап, исемен бөтен илгә данлый.
Рөстәм Сабиров максатына ирешә: Гата әтисенең ышанычын аклап, дөнья биеклегенә күтәрелә. Яшь шахматчының казанышлары турында чит ил матбугатында дистәләрчә язма дөнья күрә. Ил беренчелегенә үткәрелгән күпсанлы бәйгеләр җиңүчесе Гата Камский турында Көнбатыш гәзитләре шахмат Олимпында икенче Бобби Фишер — яңа “йолдыз” балкуы, әмма аның совет спортчысы булуы турында язып чыга.
Шахмат мәйданында дөнья аренасына күтәрелгән Камский миллионер Джеймс Кейннан чакыру ала һәм 1989 елда алар гаиләсе белән АКШка күченеп китә. Биредә ул профессиональ биеклек­кә күтәрелә: 1991 елда АКШ чемпионатында җиңү яулый. “Гроссмейстер” титу­лына ия була. 1990 елда Камскийның Тилбургта үткәрелгән супертурнирда беренчелекне алуы дөньякүләм шахмат элитасында почетлы урынга ия булу хокукы бирә, Гата Камский планетаның иң көчле шахматчыларының берсе буларак таныла.
1996 елда Элистада дөнья беренчелеге өчен Анатолий Карпов белән бәйгегә чыга. Матч зур гауга белән тәмамлана. “Хөкемдарларның дөрес бәя бирмәве аркасында, — дип хәтерли Рөстәм Сабиров — Гата “Чемпион таҗы”ннан мәхрүм калды”.
Бу гаугалы хәлдән соң, әтисенең үгетләве буенча Гата шахматны бөтен­ләй ташлый. Ун елга якын “публика”га күренми. Шул вакыт эчендә химия белгечлеге буенча колледж тәмамлый, хәрби-медицина академиясендә укып, юрист дипломы ала. Адвокат булу максаты белән үз фирмасын ача.
2004 елда Гата Камский зур шахматка кире кайта. Дөнья күләмендәге, шул исәптән Русиядә үткәрелгән, матчларда катнаша. Ул, исемнәре һәм җиңүләре белән иң көчлеләр булып танылган шахматчыларны — Адли, Аврух, Георкиев, Свидлер, Пономарев, Карлес, Шировлар­ны бер-бер артлы “сындыра” һәм үзен ышанычлы рәвештә, планетаның иң көч­ле уенчысы буларак тагын бер тапкыр күрсәтә.
Күпсанлы җиңү титуллары арасында Гата Рөстәм улының АКШның күптапкыр чемпионы, АКШ җыелма командасы составында шахмат Олимпиадасының ике тапкыр призеры, Европа кубоклары һәм күпсанлы халыкара бәйгеләр җиңүчесе булуы турында дәрәҗәле исемнәре бар.
2015 елда Гата Камский Казанга күченеп кайта. Биредә балалар шахмат мәктәбе эшчәнлеген оештыруга ярдәм итә. Казан спортчыларының данын Русия чемпионатларында яклый.
Гата Камский — беренче чиратта татар халкының бөек шәхесләренең берсе. Әмма ул үзенең туган телен ни дәрәҗәдә белә соң? Берничә ел элек “БИЗНЕС Online“ Русия сайты журналисты белән әңгәмәсендә ул бу сорауга;
— Татар булуым белән горурланып яшим. Әмма милли мохиттә тәрбия-ләнмәвем туган телемдә сөйләшүдән мәхрүм итте. Кызганычка каршы, татар телен белмим. Әтием дә кече яшьтән үк минем белән туган телебездә аралашмады. Әмма, туган телгә дә җан, кан тарту дигән нәрсә бар, — дип җавап биргән.
Гроссмейстер нинди биеклекләр яуласа да, шахматны үз тормышындагы иң мөһим нәрсә дип кабул итми.
— Минем тормышта башка кыйммәт­ләр өстенлек итә. Әйе, мин чемпион титулына ия була алмадым. Белем алу минем өчен мөһимрәк иде. Мин аңлыйм: күп спортчыларның максаты — дөнья чемпионы булу. Ләкин кеше тормышында шахматтан тыш та нәрсәдер булырга тиеш. Бобби Фишер: “Тормыш ул — шахмат уены”, дигән. Әмма мин һич тә тормышымны аның кебек тәмамларга уйламыйм”, — дигән фикере Гата Камскийның барлык булмышын да ачып бирә кебек.
...Рәсми чыганаклар мәгьлүматла­ры­на караганда, Гата Камский соңгы еллар­да әтисе белән сирәк аралаша. Ул аны артык таләпчән­лектә, балачактан ук килгән “буйсындыру”да гаепли. Гата Камский өйләнгән, хатыны — Казан кызы Алиса. Татар кызы кияүгә чыкканчы Айгөл исемле булган. 2004 ел­да уллары Адам туа.
Ачык Интернет челтәрендә Гата Камскийның 2016 елдан башлап, шулай ук, шахматчы Вера Небольсина белән гаилә мөнәсәбәтендә булуы турында да мәгълүмат бар. 2020 елның сентябрендә, мәсәлән, аның ире Гата Камский белән Франциядә яшәүләре хәбәр ителә.
Моннан 30 елдан күбрәк элек төшкән фотоны күргәч, ирексездән, бүген Гата Камскийның кайда һәм ничек яшәве кызыксындыра башлаган иде. Чынлап та, фотога төшүчеләрнең берсе дә ул чакта аның 2007 елгы Дөнья кубогы җиңүчесе һәм шахмат буенча Дөнья вице-чемпионы (1996 ел) булачагын башына да ки­термәгәндер.

Олег Төхвәтуллин.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас