Кичә, 6 июньдә, Уфада бәхетсезлек очрагы теркәлгән: 5 яшьлек кызга берәдәк эт һөҗүм иткән.
«Башинформ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, бу хәл Таллин урамы буенча 21б санлы йорт янындагы балалар мәйданчыгында булган. Шаһитлар этне куып чыгарырга өлгергән, тик хайван баланы тешләгән. Кызны дәваханәгә илткәннәр, анда табиблар зыян күрүченең бот ярасын эшкәртеп бәйләгән.
Искәртеп узабыз: берничә көн элек Биология урамында да шундый очрак булган иде. Анда хуҗасыз эт 26 яшьлек егетне тешләгән.
Фото: bash.news сайтыннан.