+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
8 июнь 2022, 11:14

Юлда янә үлем...

Коточкыч юл-транспорт һәлакәте Самара - Уфа - Чиләбе юлында булган.

Юлда янә үлем...Юлда янә үлем...
Юлда янә үлем...
Көндез Уфа районында Самара - Уфа - Чиләбе автомобиль юлының 1447нче чакрымында Татарстанда яшәүче ВАЗ-2114 машинасы руле артында барган 26 яшьлек ир-егет көйләнми торган җәяүлеләр кичүеннән хәрәкәт иткән Чишмә районында яшәүче 55 яшьлек хатын-кызны бәрдергән. Авария нәтиҗәсендә хатын дәваханәгә китерелә, анда күпмедер вакыттан алынган җәрәхәтләрдән үлә. Әлеге вакытта авария факты буенча тикшерү башланган.

Һава торышы начар булганда, җәяүлеләргә тагын да игътибарлырак булырга кирәк. Урамда яңгыр яки томан булса, шоферлар өчен күз күреме берничә тапкыр начарлана. Автомобильне туктату өчен кирәк булган ара юеш юлда арта.

Гомумән алганда, тәүлек эчендә Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан 1600дән артык юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланган, исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче 37 кеше тоткарланган. Элек урланган ике автомобиль табылган.

Фото: bash.news

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас