+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Хокук
10 июнь 2022, 08:59

Җиденче дистәгә чыккач та туймый кеше

Ятимнәр өлешенә керүдән дә чирканмый. Хакимият түрәсе үзе!

Җиденче дистәгә чыккач та туймый кешеҖиденче дистәгә чыккач та туймый кеше
Җиденче дистәгә чыккач та туймый кеше

Мишкә районы хакимиятенең төзелеш эшләре буенча начальнигын вазыйфаларыннан явызларча файдалануда гаепле дип таныдылар. Судларның берләштерелгән матбугат хезмәтендә сүзнең 64 яшьлек Емельян Семенов турында баруын хәбәр иттеләр.

2019 елның декабрендә хөкем ителүче ятимнәр өчен торакларны караганнан соң, ведомствоара комиссия әгъзаларыннан бәяләмә алган.

Нәтиҗәдә, торак яшәү өчен яраксыз дип табылган, әмма җинаять эше фигуранты хакимият башлыгына җитешсезлекләрне бетерергә мөмкин, дип белдергән. Шуннан соң ул фатир кабул иттелгән һәм муниципалитет счетыннан 960 мең сумнан артык акча күчерелгән.

Түрә үз гаебен тулысынча таныган, суд аңа 40 мең сум күләмендә штраф рәвешендә җәза билгеләгән.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас