

Гафури районара судында җинаять кылуда гаепләнгән иргә карата җинаять эше каралды.
Эш материалларыннан күренгәнчә, исерек ир туганы белән низагка керә. Ул өендә сакланган коралны эләктереп ала һәм туганына төзи, ә аннары курокка баса.
"Әмма гаепләнүченең зыян күрүчене үтерүгә юнәлтелгән гамәлләре аңа бәйсез шартлар буенча ахыргача җиткерелмәгән, чөнки аның туганының улы атучының мылтыгын тартып алган", - дип хәбәр иттеләр судта.
Хөкем ителүченең шәхесен, шулай ук зыян күрүчеләр белән туганлык мөнәсәбәтләрен исәпкә алып, аңа Русия Җинаять кодексының 64 мәддәсен кулланып, катгый режимлы төзәтү колониясендә җәза үтәүне чикләмичә, өч елга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләнгән.
Суд карары законлы көченә кермәгән.