+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Хокук
16 июнь 2022, 08:54

Мотоблокта йөрү өчен дә "права" кирәк!

Бәләбәйдә мотоблок катнашлыгында үлем белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәте булган.

Мотоблокта йөрү өчен дә "права" кирәк!Мотоблокта йөрү өчен дә "права" кирәк!
Мотоблокта йөрү өчен дә "права" кирәк!
Бәләбәй районында ирнең үле гәүдәсе табылган.

Барысы да 11 июнь кичендә булган, урындагы полиция бүлегенә Гусаркино авылы күпере астында мәет табылуы турында хәбәр килгән. "Чара" елгасы аша салынган күпердә 61 яшьлек урындагы кеше, "Huter "мотоблогы белән идарә итеп, күпер кырыена килеп төшкән. Кызганычка каршы, ул һәлак булган.

Ирнең машина йөртү хокукы булмавы билгеле. Ачыкланганча, ир күршесенең мотоблогы белән идарә иткән һәм, урындагы халык сүзләренә караганда, спиртлы эчемлекләр кулланган.

Әлеге факт буенча тикшерү үткәрелә. Кайбер экспертизалар билгеләнгән.

Фото: "Управление ГИБДД МВД по Республике Башкортостан" сайтыннан.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас