+18 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
29 июнь 2022, 18:40

Бизнесны артык контрольдән саклау зарур

"Русия Президенты Владимир Путин, ил эшкуарларының иреген яклап чыгыш ясаганда, аны артык контрольдән сакларга, чикләүләрне мөмкин кадәр киметергә һәм дәүләт ярдәме чаралары белән тәэмин итәргә чакырды", - дип язган Андрей Назаров социаль челтәрләрдә.

Бизнесны артык контрольдән саклау зарур
Бизнесны артык контрольдән саклау зарур

"Бүгенге көндә санкция басымы шартларында бизнесның иреген гарантияләү илебезнең икътисади тотрыклылыгы өчен төп фактор булып тора.

Март аенда тикшерүгә күләмле мораторий кертелде, бу уңай нәтиҗәләргә китерде. Башкортстанда 3 меңнән артык тикшерү гамәлдән чыгарылган һәм элек бирелгән 6,5 меңнән артык күрсәтмә озайтылган. Моннан тыш, күрсәтмәләрне контрольдә тотучы кешенең ходатайствосыннан башка 90 көнгә автомат рәвештә озайту каралган.

Төбәк контроль төрләре буенча бездә контролерлар карарларына судка кадәр шикаять бирү ысулы кулланыла. Без административ йөкләнешне киметү өстендә системалы эшлибез. Республиканың Административ кодексыннан урам сәүдәсе, логистика, шәһәр төзелеше һәм башка эшчәнлек өлешендә дистәдән артык состав чыгарылган.

Без Инвесткомитет эшен үзгәртеп кордык, аңа инвесторларның бәхәсләрен судка кадәр хәл итү буенча вәкаләтләрне бирдек. Июнь аенда беренче тапкыр инвестицион кагыйдәләр җыелмасы формалаштырылды. Төбәкнең инвестицион картасын яңарту планлаштырыла. Бездә төбәк инвестицион стандарт эшли һәм без инвестиция декларациясен кабул иттек.

Башкортстанда бизнеска ярдәм итүнең 4 пакеты, 3 ковидка каршы һәм 1 санкциягә каршы чаралар пакеты кертелде, гомум суммасы 94,3 млрд. сум. Нәтиҗә буларак, пандемиягә карамастан, узган ел бездә кече һәм урта эшкуарлык субъектлары саны 5 меңгә арткан. Ел башында тагын 3 процентка артты. Хәзер алар 130 меңнән артык.

Без Президентыбызның Русия икътисадын үстерү буенча позициясен тулысынча хуплыйбыз һәм ул күрсәткән курс нигезендә эш итәбез".

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: