

Әлеге хезмәт вәкилләрен без барыбыз да яхшы беләбез. Эчке эшләр органнарының әйдәүче структурасында эшләүчеләр юлларыбызда хокук бозучылар белән көрәш алып бара, авария хәлләрен кисәтә, водительләр һәм җәяүлеләрнең хәвефсезлеген тәэмин итә.
Мөһим бурыч башкаралар
Бүген дәүләт автоинспекциясенең ролен бәһаләп бетергесез. Елдан-ел юлларда транспорт чараларының саны арта, шуның нәтиҗәсендә юллардагы хәрәкәт тә киеренкеләнә. Мондый хәлдә инспекторларның эше тагын да авырлаша, ләкин шул кадәрле мөһим дә булып кала. Яшерен-батырын түгел, юлларда аларны күргәч, берәү дә тыныч кына үтеп китә алмыйдыр. Арабызда хәвефсезлек каешын эләктерми, балаларын махсус креслога утыртмый йөрүчеләр дә бар. Теге яки бу кагыйдәне бозган өчен штраф салучы хокук сакчысына үпкә белдерүчеләр дә юк түгел. Юкса, алар халыкның тормыш хәвефсезлеген, кеше гомерен хәвеф-хәтәрдән саклап калыр өчен тырышалар. Күз алдына да китерүе авыр: дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре үзләренең хезмәтен башкармаса, юлларда нинди тәртипсезлек булыр иде?!
Бердәм коллективта яңа җитәкче
Русия Эчке эшләр министрлыгының Кырмыскалы районы буенча бүлегенең юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясе коллективы 14 хезмәткәрне берләштерә. Аларга юлларда хәрәкәт хәвефсезлеген, иминлекне тәэмин итү бурычы йөкләтелгән. Бу уңайдан инспекторларыбыз сынатмый, юл-транспорт вакыйгаларын кисәтүдә барлык тырышлыкларын салып эшли.
- Хезмәткәрләр коллективы бердәм, һәрберсе үз бурычларын намус белән, сыйфатлы итеп башкара. Юридик һәм психологик яктан да егетләр әзерлекле һәм ныклы. Күпләре махсус белем һәм зур тәҗрибәгә ия. Шулай, Филүс Бүләккулов, Азат Таҗетдинов, Марсель Халиковның иңнәрендә зур тәҗрибә ята, - ди ЮХХДИнең Кырмыскалы районы бүлеге начальнигы итеп күптән түгел тәгаенләнгән Ринат Рахманкулов.
Ринат Раил улы тумышы белән шушы җирдән, шушы туфрактан. Бозаяз урта мәктәбен тәмамлау белән 2003 елда Башкорт дәүләт университетының юридик факультетында югары белем ала. Шул ук вакытта уку йортындагы хәрби кафедрага да йөри, запастагы офицер сыйфатында кулына диплом ала. Берничә ел үзен башка өлкәдә сынап карый, ләкин полициядә эшләү теләге үзенекен итә. 2012 елда эчке эшләр органнарда хезмәт юлын башлап җибәрә. Югары вазыйфа биләр алдыннан түбәннән башларга, һәр баскычтагы эшнең асылын үзең татып карарга, аңларга тиешсең, дип исәпли полиция капитаны. Ринат Раил улы да хезмәт юлын гади инспектор булып башлый. Шулай ук шәһәр полкында дознание бүлегендә, юл-транспорт вакыйгаларын тикшерү, административ законлылыкны башкару төркемнәрендә дә эшли. Бу югары вазыйфага тәганләнгә кадәр Эчке эшләр министрлыгының Башкортстан Республикасы буенча ЮХХДИнең районара теркәү-имтихан бүлекчәсендә өлкән дәүләт инспекторы вазыйфасын башкара.
Яңгыр дими, буран дими...
ЮХХДИ хезмәткәрләре кышкы бураннарда да, койма яңгырда да, җәйге челләдә дә үзләренә йөкләнгән вазыйфаны башкаруда. Шул ук вакытта, юллардагы иминлекне саклау белән беррәттән, төрле чаралар да үткәрәләр. Юл хәрәкәте хәвефсезлеген пропагандалау буенча инспектор Азат Мөлеков билгеләвенчә, мәктәп укучылары, балалар бакчалары тәрбияләнүчеләре белән дә даими чаралар оештырылып тора. Шулай ук район мәктәпләре укучыларының даими рәвештә “Хәвефсез тәгәрмәч” республика конкурсында актив катнашуы һәм уңышлы чыгыш ясаулары да бердәм эшчәнлек нәтиҗәсе. Әле агымдагы елда Мәләвез районында узган бәйгедән Бозаяз урта мәктәбе укучылары өченче урын алып кайткан.
Үз эшенең осталары
Әлбәттә, күреп-белеп торабыз, эшләре җиңелдән түгел. Шулай да, яраткан һөнәр беркайчан да ялкытмый, диләр бит. Менә юл хәрәкәте инспекторы Филүс Бүләккуловның барлык хезмәт биографиясе юл-патруль хезмәте белән бәйле. Инде хаклы ялда булса да, хезмәтен дәвам итә ул. Тумышы белән Филүс Флюр улы Иске Акташ авылыннан. Кечкенәдән, бик күп авыл малайлары кебек, милициядә эшләргә хыяллана. Ләкин
бу өлкәгә урау юллар белән килеп керә һәм бүген шушы һөнәрне сайлавына бер дә үкеми. Үз авырлыклары булса да, хезмәт хакыннан да, эш шартларыннан да канәгать ул. Мәктәпне тәмамлау белән Йоматаудагы аграр техникумга юллана. Аннан соң – армия хезмәте. Менә шунда җитди карарга килә дә инде егет – полициягә эшкә урнашачак. Һәм шулай эшли дә. Менә инде 23 ел үз бурычларын яратып һәм зур җаваплылык белән башкара. Эшкә ул күрше Архангель районыннан йөри. Гаиләсе белән шунда төпләнгән. Вакытының күп өлеше эштә үтүенә карамастан, өч баласына – уллары Ильяс, Нияз һәм кызы Алсу өчен үрнәкле һәм хәстәрлекле әти ул. Әнә бит уртанчысының кечкенәдән әтисе кебек буласы килә. Әлегә Нияз 9нчы сыйныфны тәмамлаган. Бәлки, киләчәктә үзенең хыялын тормышка ашырып, әтисе эзеннән китәр әле.
Азат Таҗетдиновның да полициядә эшләү – балачак хыялы. Иске Шәрәй мәктәбен тәмамлау белән Башкорт дәүләт университетының тарих факультетына укырга керә. Армиядә хезмәт итеп кайта. Ләкин әлегә кадәр үз һөнәре буенча эшләргә туры килмәсә дә, эчке эшләр органнарыннан хаклы ялга киткәч, шул юнәлештә эшләү турында уйланам, ди Азат Гомәр улы. 2016 елда килә ул эчке эшләр ораннарына, 2018 елдан башлап – юл-патруль хезмәтендә. Әйткәндәй, вакытында милициядә эшләүче авылдашлары да бу һөнәрне сайлауда аңа үрнәк була. Шуңа бүген егет өлкән абыйларның күркәм йолаларын дәвам итеп, аларның йөзенә кызыллык китерми, үз бурычларын намуслы башкара.
Менә бүген дә юл хәркәте хәвефсезлеге хезмәткәрләре эштә. Башкача булуы мөмкин дә түгел. Чөнки юллардагы иминлек, юл хәрәкәтендә катнашучыларның гомере һәм сәламәтлеге аларның эшчәнлегенә бәйле. Бәйрәм уңаеннан барлык ЮХХДИ хезмәткәрләрен, коллектив әгъзаларын һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз. Хезмәтләренең – уң, юлларының хәвефсез булуын, эшләрендә уңышлар, сәламәтлек, хезмәт бурычларын һәрвакыттагыча намуслы башкаруларын, гаиләләренә иминлек, бәйрәм кәефе телибез.
Фото: Эльвира Ямалетдинова.