

Җинаятьне ешрак билгеле бер социаль статус кешеләре башкара. Шулай ук җенес, яшь, белем дәрәҗәсе дә зур роль уйный. Аналитиклар Башкортстанда җинаятьчелекнең социаль портретын төзегәннәр.
Гадәттә җинаятьләрне ир-атлар башкара. Узган елда республикада законны бозган 3 321 хатын-кыз тоткарланган. Ир-атлар 5,6 тапкыр күбрәк булган - 18 783. 99 процент очракта бу - Русия гражданнары.
Башкортстандагы җинаятьчеләр, гадәттә, урта һөнәри белемле. Бу ир-атларга да (48,89%), хатын-кызларга да (45,58%) кагыла. Шулай ук еш кына закон бозуга башлангыч яки төп гомуми белем алган кешеләр бара (ир-атлар - 34,61%, хатын-кызлар - 35,41%).
Гадәттә, җинаятьчеләргә 30-49 яшь. Узган ел бу яшьтә 2 046 хатын-кыз (61,61%) һәм 10 846 ир-ат (57,74%) закон бозган. Шулай ук җинаятьләргә 50 яшьтән өлкәнрәк кешеләр дә еш бара (ир-атлар - 14,04%, хатын-кызлар - 15,45%).
Республикада 70 процент очракта җинаятьне даими керем чыганаклары булмаган затлар башкара. Закон бозу очракларының 10 процентында ялланып эшләүчеләр тарафыннан теркәлә.
Нәтиҗә ясыйк: Башкортстанда ешрак җинаятьләргә урта һөнәри белемле, даими эше булмаган 30-49 яшьлек Русия ир-атлары бара.
Фото: 31tv.ru