+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
7 июль 2022, 05:11

Хәрби хезмәт кәшәкә сугу түгел шул...

"Салават Юлаев" данын яклаган хоккейчылар ялган хәрби билет сатып алырга булган.

Хәрби хезмәт кәшәкә сугу түгел шул...Хәрби хезмәт кәшәкә сугу түгел шул...
Хәрби хезмәт кәшәкә сугу түгел шул...

"Салават Юлаев"ның элекке ике уенчысы һәм хәзер уйнаучы хоккейчысына, хәрби билетлар сатып алган өчен, җинаять эшләре кузгаткан.

Быел 15 апрельдә «Уфа Арена» янында эшкуар Фәрит Сәмигуллинны кулга алганнар иде. Моңа кадәр ул "Уфа" футбол клубы структурасыннан ким дигәндә сигез футболчыга һәм берничә хоккейчыга хәрби хезмәткә бармый калырга ярдәм иткән. Ул чакта суд аңа ике ай кулга алу рәвешендә чик кую чарасын сайлаган иде.

Хәзер статьяга Уфа клубының гамәлдәге уенчысы Әнвәр Сөләйманов, ике элекке тәрбияләнүчесе - Владислав Лукин һәм Михаил Воробьев эләккән.

Армиядән качып калу өчен спортчылар эшкуар Сәмигуллинга мөрәҗәгать иткән, ул акчаларны Уфаның Орджоникидзе һәм Калинин районнары буенча хәрби комиссар урынбасарына тапшырган. Арадашчыга өй аресты салганнар. Аның күрсәтмәләре буенча, тикшерүчеләр калган җинаятьчел схемага алынган: ришвәт биргән хоккейчылар һәм законсыз билетлар ясау өчен акча алган (150дән 200 мең сумга кадәр) призыв бүлеге башлыгы да закон алдында җавап бирәчәк.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас