+19 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Хокук
7 Июля 2022, 07:49

Төрмә сакчысы шундый булмый инде...

Дөресрәге, СИЗО инспекторы. Игелекле эшләрең үзеңне дә шунда китерергә мөмкин.

Төрмә сакчысы шундый булмый инде...Төрмә сакчысы шундый булмый инде...
Төрмә сакчысы шундый булмый инде...

2021 елда Уфа изоляторына инспектор вазыйфасына армиядән соң университетка керә алмаган 24 яшьлек егет килә. Ул шикләнелүчеләр белән еш аралаша һәм, үзе аңлатканча, аларга карата рәхим-шәфкатьлелек тойгылары кичерә.

Гаепләнүчеләрнең берсе моның белән файдалана һәм яхшы инспекторга ришвәт биреп, СИЗО территориясенә кесә телефоны алып керергә күндерә. Тиздән башка гаепләнүчеләр дә мәрхәмәтле инспектор турында белеп кала һәм рәшәткә артына тыелган әйберләр тапшыруын сорый башлый. Тегесе бик сирәк баш тарта һәм беренче тапкыр абыйсы картасына, ә аннары үзенә дә "рәхмәт"ләр кабул итә башлый. Инспектор гамәлләре аркасында СИЗОда телефоннар, сим-карта һәм хәтта кыйммәтле кул сәгатьләре пәйда була.

Тиздән инспекторның бизнесы турында хәвефсезлек хезмәтеннән коллегалары белә. Егетне тикшерү барышында тоткарлыйлар. Инспектор бу вакытта мультиваркага җиде телефон, модем, зарядка җайланмалары һәм берьюлы 34 сим-карта салып алып кергән булган. Егет шунда ук гаебен таныган һәм тикшерүдә һәртөрле ярдәм итә башлаган.

Ришвәт алган һәм вәкаләтләрен арттырган өчен инспектор 4,5 елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителгән, аңа дүрт елга дәүләт органнарында эшләүне тыйганнар. Билгеле, ул СИЗО инспекторы вазыйфасын югалткан.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас