Бердәм коллективта – яңа җитәкче
Русия Эчке эшләр министрлыгының Кырмыскалы районы буенча бүлегенең юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясе коллективы 14 хезмәткәрне берләштерә. Аларга юлларда хәрәкәт хәвефсезлеген, иминлекне тәэмин итү бурычы йөкләтелгән.
– Хезмәткәрләр коллективы бердәм, һәрберсе үз бурычын намус белән, сыйфатлы итеп башкара. Юридик һәм психологик яктан да егетләр әзерлекле һәм ныклы. Күпләре махсус белем һәм зур тәҗрибәгә ия. Филүс Бүләкколов, Азат Таҗетдинов, Марсель Халиков нәкъ шундыйлардан, – ди ЮХХДИнең Кырмыскалы районы бүлеге начальнигы итеп күптән түгел тәгаенләнгән Ринат Рахманкулов.
Ринат Раил улы Бозаяз урта мәктәбен тәмамлагач, Башкорт дәүләт университетының юридик факультетында югары белем ала. Шул ук вакытта уку йортындагы хәрби кафедрага йөри, запастагы офицер сыйфатында кулына диплом ала. 2012 елда эчке эшләр органнарында хезмәт юлын башлап җибәрә. Ринат Раил улы да хезмәт юлын гади инспектор булып башлый. Аннары шәһәр полкында дознание бүлегендә, юл-транспорт вакыйгаларын тикшерү, административ законлылыкны башкару төркемнәрендә эшли. Югары вазыйфага тәгаенләнгәнче Эчке эшләр министрлыгының Башкортстан Республикасы ЮХХДИнең районара теркәү-имтихан бүлекчәсендә өлкән дәүләт инспекторы вазыйфасын башкара.
Яңгыр дими, буран дими...
ЮХХДИ хезмәткәрләре кышкы бураннарда да, койма яңгырда да, җәйге челләдә дә үзләренә йөкләнгән вазыйфаны башкара.
Юл хәрәкәте хәвефсезлеген пропагандалау буенча инспектор Азат Мөлеков билгеләвенчә, мәктәп укучылары, балалар бакчалары тәрбияләнүчеләре белән даими чаралар оештырылып тора. Әңгәмәләр үткәреп, балаларны юл кагыйдәләренә өйрәтәләр, каникуллар алдыннан һәрвакыт “Игътибар, балалар!” операциясе үткәрелә, мәгариф учреждениеләре, ял парклары, спорт мәйданчыклары янында да балаларның һәм үсмерләрнең хәвефсезлеген тәэмин итү буенча даими рейдлар оештырыла. Шулай ук район мәктәпләре укучыларының “Хәвефсез тәгәрмәч” республика конкурсында актив катнашуы һәм уңышлы чыгыш ясавы да бердәм эшчәнлек нәтиҗәсе. Агымдагы елда Мәләвез районында узган бәйгедән Бозаяз урта мәктәбе укучылары өченче урын алып кайткан.
Үз эшенең осталары
Әлбәттә, күреп-белеп торабыз, эшләре җиңелдән түгел. Шулай да, яраткан һөнәр беркайчан да ялкытмый, диләр бит. Юл хәрәкәте инспекторы Филүс Бүләккуловның барлык хезмәт биографиясе юл-патруль хезмәте белән бәйле. Инде хаклы ялда булса да, хезмәтен дәвам итә ул. Тумышы белән Филүс Флюр улы Иске Акташ авылыннан. Кечкенәдән, бик күп авыл малайлары кебек, милициядә эшләргә хыяллана. Ләкин бу өлкәгә урау юллар белән килә һәм бүген шушы һөнәрне сайлавына бер дә үкенми. Мәктәпне тәмамлау белән Йоматаудагы авыл хуҗалыгы техникумына юллана. Аннан соң – армия хезмәте. Шунда җитди карарга килә дә инде егет – полициягә эшкә урнашачак. Һәм шулай эшли дә. Менә инде 23 ел үз вазыйфаларын яратып һәм зур җаваплылык белән башкара. Эшкә ул күрше Архангель районыннан йөри. Гаиләсе белән шунда төпләнгән. Вакытының күп өлеше эштә үтүенә карамастан, өч баласына – уллары Ильяс, Нияз һәм кызы Алсу өчен үрнәкле һәм хәстәрлекле әти ул. Әнә бит уртанчысы кечкенәдән әтисе кебек буласы килә. Әлегә Нияз 9нчы сыйныфны тәмамлый.
Азат Таҗетдиновның да полициядә эшләү – балачак хыялы. Иске Шәрәй мәктәбен тәмамлау белән Башкорт дәүләт университетының тарих факультетына укырга керә. Армиядә хезмәт итеп кайта. 2016 елда эчке эшләр органнарында эшли башлый, 2018 елдан – юл-патруль хезмәтендә. Әйткәндәй, заманында эчке эшләр органнарында эшләгән авылдашлары Флюр Бәширов, Гомәр Гыйззәтуллин, Радик Ямансаров һәм башкалар бу һөнәрне сайлауда аңа үрнәк була.
Кагыйдәләр һәркем өчен
Юл хәрәкәте хәвефсезлеге инспекторларының тырыш эшчәнлеге нәтиҗәсендә агымдагы елда Кырмыскалы районы буенча юл-транспорт вакыйгалары, 2021 елның шул чоры белән чагыштырганда, кимегән. Узган елда 239 очрак теркәлсә, быел – 219. Аларда һәлак булучылар саны да 6дан 2гә кимегән, ә имгәнүчеләр саны былтыр – 27, быел – 24.
Җәй айларында ЮХХДИ хезмәткәрләренә эш аеруча арта. Скутерлар, мопедларда хәрәкәт итүчеләр дә юлга чыга. Мондый транспорт чаралары белән бәйле һәлакәтләрнең сәбәпчесе дә – балалар. Районда соңгы вакытта гына балигъ булмаган балалар катнашлыгында берничә юл-транспорт вакыйгасы теркәлде, анда үсмерләр җитди тән җәрәхәтләре алды. Шуңа күрә полиция хезмәткәрләре ата-аналарны бик тә игътибарлы булырга чакыра. Юл һәлакәтләре күбрәк тизлек режимын сакламау, юл чатын, алда баручы транспортны дөрес урап узмау, транспорт белән исерек хәлдә идарә итү, җәяүлеләрнең юл йөрү кагыйдәләрен бозуы, игътибарсызлык, саксызлык аркасында килеп чыга. Ә юл хәрәкәте инспекторлары юллардагы хәвефсезлекне тәэмин итү һәм юл-транспорт вакыйгаларын булдырмас өчен планлы эш алып бара һәм кулларыннан килгәннең барысын да эшли.
Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Кырмыскалы районы.