+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
26 июль 2022, 09:30

Үсмерне бәрдереп качкан

Башкортстан полициясе бала үлеменә китергән авария урыныннан качкан водительне эзли.

Үсмерне бәрдереп качканҮсмерне бәрдереп качкан
Үсмерне бәрдереп качкан

Башкортстан полициясе Баймакта 14 яшьлек малайны бәрдергән водительне эзли.

Башкортстан Дәүләт автоинспекциясендә сөйләүләренчә, бу хәл кичә кичке сәгать 11дә Әлибаев урамында булган. Башлангыч мәгълүматлар буенча, авариядән соң машина йөртүче юл-транспорт һәлакәте урыныннан качкан.

“ЮХХДИ әлеге очрак буенча нинди дә булса мәгълүматка ия булган барлык кешеләрне дә полиция бүлегенә, яки +7 (347) 235-84-02 телефоны буенча кизү бүлегенә хәбәр итүне сорый”, — дип белдерәләр ведомствода.

 
Фото:ГИБДД по РБ


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас