Япь-яшь кызларның авариядә һәлак булуын ишеткәч, күзләргә яшьләр килде... Берсенә бары тик 16 яшь... Шунда ук үземнең 16 яшьлек чагым искә төште. Инде булачак һөнәр сайланган. Мәктәпне уңышлы тәмамлап, имтиханнарны тапшырасы гына бар. Әти-әнидән аерылып китеп, яшәргә өйрәнергә кирәк булачак. Ә йөрәктә... яшьлек учагы гөрли. Эх, үзе рәхәт, үзе мәшәкатьләр белән тулы чак бит ул яшьлек! Хыялларның иге-чиге юк, алга куелган максатлар таулардан да биек.
18 июльнең иртәнге 04.35 сәгатендә, Бакалы юлында коточкыч автоавария булды. Башкортстан буенча ЮХХДИ хезмәтеннән белдерүләренчә, 23 яшьлек егет Audi A5 руле артында дүрт кызны бәрдергән. Фаразланганча, кызлар машина юлыннан каршы барган. Алар ашыгыч медицина ярдәме килгәнче үлгән.
Руль артында утыручыны тикшерү аның канында 0,333 миллиграмм алкоголь булуын күрсәтә.
ЮХХДИ хезмәте мәгълүматлары буенча, юл-транспорт һәлакәтендә һәлак булган кызларның кафедан чыгып, аннан нибары 60 метр читкә китүләре ачыкланган. Машина йөртүче сүзләренә караганда, авария вакытында тизлек сәгатенә якынча 110 километр тәшкил иткән.
Туймазы районара тикшерү бүлеге Бакалы районының 23 яшьлек кешесенә карата җинаять эше кузгатты.
Шушы хәлләрдән соң социаль челтәрләрдә водительгә карата нинди генә әшәке сүзләр язылмады! Чыннан да, ул бу кылыгы өчен Җинаять кодексына ярашлы тиешле җәзасын алыр. Әмма ул үзе дә бик кызганыч... Нинди генә “мажор” булсаң да, 23 яшьтән 4 кеше үлемендә гаепле булуыңны тоеп яшәүдән, бик күп еллар тимер рәшәткә артына утырудан Аллаһ сакласын...
Ә барысы да шул эчкечелеккә барып тоташа. Спиртлы эчемлекләр кулланып, руль артына утырганнар гаебе белән күпме аварияләр теркәлә!
Быел 3 мартта иртә белән Октябрьский шәһәрендә Opel Astra һәм “ВАЗ-2112” бәрелеште. Юл-транспорт һәлакәтендә 54 яшьлек машина йөртүче алынган җәрәхәтләрдән шул урында үлгән. Медицина ярдәме Opel автомобилендәге 25 һәм 28 яшьлек ике пассажирга, шулай ук “ВАЗ”ның 27 яшьлек пассажирына таләп ителгән. Чит ил машинасын йөртүче исерек хәлдә булган, тикшерү нәтиҗәсе аның канында 0,780 миллиграмм алкоголь барлыгын күрсәтте, дип хәбәр иттеләр Эчке эшләр министрлыгының Башкортстан буенча ЮХХДИ идарәсе матбугат хезмәтендә.
Уфада 15 мартта аек булмаган машина йөртүче биш кешенең сәламәтлегенә зыян салды. Төн уртасында Совет районындагы Парк урамында патрульлек итү вакытында юл-патруль хезмәте шәһәр полкы хезмәткәрләре Opel Antara машинасына игътибар иткән. Алар автомобильне туктатырга тырышып карый, ләкин аны йөртүче полиция хезмәткәрләренең законлы таләпләрен игътибарсыз калдыра һәм хәрәкәтен дәвам итә. Р. Зорге һәм Һалле урамнары киселешендә хокук бозучы Renault Logan белән бәрелешә.
Авария нәтиҗәсендә 34 яшьлек Renaultны йөртүче һәм аның ике пассажиры, 26 яшьлек ир-егетләр дәваханәгә озатылган. Соңрак пассажирларның берсе алынган җәрәхәтләрдән вафат була, ә машина йөртүченең һәм башка пассажирларның сәламәтлегенә авыр зыян китерелгән. Opel машинасының ике пассажиры – 26 яшьлек егет һәм 31 яшьлек хатын-кыз медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән. 34 яшьлек Opel йөртүче зыян күрмәгән һәм авария урынында тоткарланган.
“Аны тикшерү канында 0.810 миллиграмм алкоголь булуын күрсәтте. Аңа карата берничә административ материал төзелгән, автомобиль белән исерек хәлдә идарә иткән өчен, транспорт чарасын туктату турында полиция хезмәткәренең законлы таләпләрен үтәмәгән һәм, үзе белән документлары булмаса да, транспорт белән идарә иткән өчен.
Гаепләнүче үз гаебен таныган. Совет районы суды аны гомуми режимлы холык төзәтү колониясенә 7 елга ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыгарды, 3 елга транспорт чараларына идарә итү хокукыннан мәхрүм итте. Хөкем карары әлегә законлы көченә кермәгән.
Русия Эчке эшләр министрлыгының Белорет районы буенча Тикшерү бүлеге үлем очрагы факты буенча җинаять эшен тикшерүне тәмамлады. Авария 14 апрельдә Стәрлетамак – Белорет – Магнитогорск автомобиль юлында була.
Төнлә 36 яшьлек “ВАЗ-2110” руле артындагы водитель югары тизлектә борылыш ясаган. Автомобиль каршы як хәрәкәт полосасына чыга, аннары берничә тапкыр әйләнә. Җитди җәрәхәтләр алмаган машина йөртүче вакыйга урыныннан качкан, ә пассажирларның берсе — 26 яшьлек егет юл-транспорт һәлакәтендә алган җәрәхәтләрдән урында үлгән. Икенче пассажир дәваханәгә озатыла, өченчесе җиңел яралар белән котыла.
Тиздән качкан машина йөртүчене юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре тоткарлый. Медицина тикшерүе аның исерек булуын күрсәтә. Өстәвенә, аның машина йөртү таныклыгы булмавы ачыкланган.
Авария сәбәпчесе аңлатуынча, ул танышлары белән Белореттан эш буенча Магнитогорскига килгән. Кайтыр юлда яңгыр ява башлый, томан төшә һәм алар адашалар. Һава торышының җайланганын көткән вакытта ир-егетләр салонда исерткеч эчемлекләр куллана. Аннары юлны дәвам итәргә була.
Машина йөртүче Русия Җинаять кодексының 264 мәддәсенең 4 өлеше “а”, “б” пунктлары буенча саксызлык аркасында кеше үлеменә китергәнлеге, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозганлыгы, исерек хәлдә булганлыгы һәм кеше сәламәтлегенә авыр зыян китергәне өчен гаепле дип танылды.
18 апрельдә Зианчура районындагы Ямашлы сусаклагычы ярында Күгәрчен авылыннан өч хатын-кызның “исерек” юл-транспорт һәлакәтендә коточкыч үлеме теркәлде. Якынча мәгълүматларга караганда, 17 апрельдә дус кызлар һәм бер үк вакытта эш буенча хезмәттәшләр хатын-кызларның берсенең туган көнен билгеләп үткән. Дүртесе дә яхшы гына утырып, өйләренә таралышкан. Икенче көнне, 18 апрельдә иртән, алар урындагы кафега эшкә килгәннәр, анда алар пешекче булып эшләгән булган, һәм яңадан алкоголь кулланганнар. Бервакыт алар якында гына урнашкан сусаклагычка барырга була. “ВАЗ-21140” руле артына баш пешекче утыра.
Дамба буенча хәрәкәт иткән вакытта хатын-кыз водитель идарәне югалта һәм машина суга төшеп китә. Ул батып барган машинадан чыга һәм ярга барып җитә алган. Анда аны узып баручы урындагы кеше күргән, ул ашыгыч ярдәм чакырткан. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре трактор ярдәмендә судан автомобильне тартып чыгарган. Ә соңрак машина салоныннан 53 яшьлек Гуля С., 49 яшьлек Надежда М. һәм 36 яшьлек Алия Н. гәүдәләрен алалар...
Бүген исә ун бала әнисез калып, ятим үсә... Һәлак булган 53 яшьлек хатынның — биш баласы, 36 яшьлегенең — ике һәм 49 яшьлегенең өч баласы бар. Исән калган 48 яшьлек машина йөртүченең шулай ук ике баласы бар.
Үлемгә китергән юл-транспорт һәлакәтендә гаепле кешене тоткарлаганнар, ул йорт арестында, үз гаебен таныган. Медицина тикшерүе нәтиҗәләре буенча, аның исерек булуы ачыкланган – 0,928 мг/л. Җинаять эше кузгатылган. Гаепләнүчегә 15 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный.
Югарыда республикада булган берничә авария турында гына телгә алдык. Ә ел әйләнәсенә аларның саны берничә дистәгә җитә. Шунысы кызганыч, руль артында яшьләр һәлак була... Күпме ятим калган балалар, дистә еллар буе авариядә алган җәрәхәтләрдән караваттан тора алмый интеккән егет һәм кызлар.... Шушы хәлләрне туктату, акылга килү өчен тагын күпме имгәнүләр, үлемнәр кирәк икән?.. Яшьләр, зинһар эчеп, руль артына утырмагыз!
Гөлия Гәрәева.