+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
3 август 2022, 16:15

Акчасыз да, тракторсыз да калган...

Уфада яшәүче ир мошенникларга 335 мең сум акчасын күчергән.

Акчасыз да, тракторсыз да калган...Акчасыз да, тракторсыз да калган...
Акчасыз да, тракторсыз да калган...

Башкортстанда интернет-мошенниклар Уфада яшәүче бер ирне 335 мең сум акчасыз калдырган. Бу хакта республика буенча Эчке эшләр министрлыгында хәбәр итәләр.

Полиция мәгълүматларына караганда, 48 яшьлек ир аферистларга белдерү сайтларының берсендә мини-трактор сатып алу өмете белән акча күчергән. Зыян күрүче, сатучы белән элемтәгә кереп, техниканы Мәскәү өлкәсенең транспорт компаниясе кайтарачагы турында килешкән булган.

Вәгъдә ителгән вакыттан соң товар килмәгәч, уфалы полициягә мөрәҗәгать иткән.

 

Фото: allnw.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас