+14 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Хокук
9 Августа 2022, 05:51

Холыкны хезмәт төзәтә

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте директоры Аркадий Гостев белән очрашты.

Холыкны хезмәт төзәтәХолыкны хезмәт төзәтә
Холыкны хезмәт төзәтә

Ул Уфага җинаять җәзасын башкару системасының яшь белгечләре Бөтенрусия форумы эшендә катнашу өчен килде.

ФСИН директоры хөкем ителгәннәр өчен холык төзәтү-хезмәт үзәкләрен ачу буенча республика җитәкчелегенең эшен уңай бәяләде.

Аркадий Гостев хәбәр иткәнчә, шушы елның җиде аенда Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең төбәк идарәсе предприятиеләрендә башкарылган эшләр һәм күрсәтелгән хезмәтләр күләме, узган елның шул ук чорындагы белән чагыштырганда, 28,7 процентка арткан.

Башкортстан Башлыгы элекке контингентны социаль адаптацияләүнең мөһимлеген билгеләп үтте һәм профильле министрлыкларга һәм ведомстволарга ФСИН продукциясенә һәм хезмәт күрсәтүләренә дәүләт һәм муниципаль заказларны урнаштыру мәсьәләсен эшләргә кушты.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас